Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Чаллы авылында яшәүче, безнең өчен иң кадерле, иң изге булган әти-әниебезнең, Галәүтдинов Рәфкать һәм Хәмдиянең 9 мартта энҗе туйлары

09 марта 2020, 09:50

862

0

0

Яңа Чаллы авылында яшәүче, безнең өчен иң кадерле, иң изге булган әти-әниебезнең, Галәүтдинов Рәфкать һәм Хәмдиянең 9 мартта энҗе туйлары

Яңа Чаллы авылында яшәүче, безнең өчен иң кадерле, иң изге булган әти-әниебезнең, Галәүтдинов Рәфкать һәм Хәмдиянең 9 мартта энҗе туйлары. Кадерлеләребез, сезне бергә 30 ел яшәвегез белән тәбрик итәбез! Тынычлыкта һәм муллыкта, тигезлектә һәм бәрәкәттә үтсен сезнең һәрбер көнегез. Бер-берегезгә терәк булып яшәвегезне, сау-сәламәт булуыгызны телибез!
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй-әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә!
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз!
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен,
Мәрхәмәтле олы җаныгыз!

Сезне яратып, хөрмәт итеп балаларыгыз Алия, Рифат, киявегез Виталий, киленегез Венера, оныкларыгыз Диана, Даниил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев