Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Чаллы авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез Гыйбадуллин Мурат Галимулла улының 29 сентябрьдә 65 яшьлек юбилее булды.

29 сентября 2019, 11:50

687

0

0

Яңа Чаллы авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез Гыйбадуллин Мурат Галимулла улының 29 сентябрьдә 65 яшьлек юбилее булды.

Яңа Чаллы авылында яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез Гыйбадуллин Мурат Галимулла улының 29 сентябрьдә 65 яшьлек юбилее булды.
Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзегезгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең. Балаларыңа, туганнарыңа игелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәмзия, балаларың Айрат-Рузилә, Марат-Рузия, Айнур, оныкларың Самат, Айсылу, Алинә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев