Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез Әһлиуллин Рамил Таһир улының 19 гыйнварда матур гомер бәйрәме – аңа 50 яшь тула.

    --, 18 гыйнвар 2020 - 07:58
    243
    0
    0

    Яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез Әһлиуллин Рамил Таһир улының 19 гыйнварда матур гомер бәйрәме – аңа 50 яшь тула.
    Әтиебез гомер буе туган җиренә тугрылыклы калып, җитәкче урыннарда эшли. Кайда гына эшләсә  дә, ул фидакарь һәм намуслы булды, башкалардан да шуны таләп итә. Куйган хезмәтләрен бәяләп, аңа Россиянең һәм Татарстанның мактау кәгазьләре, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан  Рәхмәт хаты, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде. Безнең әтиебез оптимист рухлы кеше, моңлы итеп җырлап җибәрә.
    Кадерлебез! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер, терәк-таяныч, акыллы киңәшчебез булып безне шатландырып яшәвеңне телибез. Без синең белән горурланабыз, өзелеп яратабыз.
    Әтиебез, безнең кадерлебез
    Без бәхетле җирдә син барга.
    Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
    Туган көнең белән котларга,
    Кешелекле бит син, олы җанлы
    Ярдәмчел син дуска, туганга.
    Киңәшчебез, терәгебез булып
    Озак яшә безнең арада.

    Ихлас теләкләр белән тормыш иптәшең Рәсинә, улың Раил, кызың Зөһрә.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: