Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Әлморзада яшәүче әниебез Рәхмәтуллина Роза Нәбиулла кызына 13 ноябрьдә 80 яшь тула. Быел әтиебез Наил Хафиз улына да 85 яшь тулды

13 ноября 2019, 10:04

1769

0

0

Югары Әлморзада яшәүче әниебез Рәхмәтуллина Роза Нәбиулла кызына 13 ноябрьдә 80 яшь тула. Быел әтиебез Наил Хафиз улына да 85 яшь тулды

Югары Әлморзада яшәүче әниебез Рәхмәтуллина Роза Нәбиулла кызына 13 ноябрьдә 80 яшь тула. Быел әтиебез Наил Хафиз улына да 85 яшь тулды. Алар 61 ел бергә матур гомер итәләр.
Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән котлап, чын күңелдән рәхмәт әйтәсебез килә: син безне, ике улың белән кызыңны, якты дөньяга тудырып, кадерләп үстердең. Әти белән дөрес тәрбия бирдегез, тормышта урыныбызны табарга булыштыгыз. Сезнең хәер-фатиха белән без дә әйбәт яшибез.
Сөекле әниебез! Сиңа ныклы исәнлек, шатлыклы озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Әти белән тигезлектә, бер-берегезне аңлап, кадерләп, балаларыгыз ихтирамын, яратуын тоеп, безне шатландырып, озак итеп яшәсәгез иде. Сез безгә һәркөн, һәрчак бик кирәк!
Җылы теләкләр белән Рәзинә-Дамир, Ринат-Самирә, Алмаз-Гөлсинә һәм оныклар.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев