Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Матак авылында яшәүче Надежда Николаевна Волостнова 16 октябрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә

16 октября 2019, 12:00

1991

0

0

Югары Матак авылында яшәүче Надежда Николаевна Волостнова 16 октябрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә

Югары Матак авылында яшәүче Надежда Николаевна Волостнова 16 октябрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Надежда Николаевна – хатын-кызларча гүзәллек, зирәклек, мәрхәмәтлелек үрнәге. Аның белән һәм ире Виктор белән аралашканда бу икәүнең бер-беренә булган мәхәббәтен һәм ихтирамын тоясың. Теләсә кайсы эшне алар бергәләп башкаралар. Аларның хуҗалыгы җәннәт почмагы кебек, бөтен җирдә тәртип, җитешлек, иминлек хөкем сөрә. Авыл җирлеге башкарма комитетында эшләүче Надежда Николаевна кешеләрнең проблемаларын әйбәт белә, аларга ярдәм итәргә омтыла. Мин аны ихлас күңелдән котлыйм, үзенә һәм якыннарына озак елларга нык сәламәтлек, бәхет телим. Шундый акыллы һәм ышанычлы Надеждам булуына бик горурланам. Төрле милләт халыкларына дус-тату яшәү мөмкинлеге тудырган районыбызга рәхмәт.
Ихтирам белән Алсу Ибраһимовна,
Казан шәһәре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев