Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юхмачы авылында гомер итүче яраткан һәм кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Зәкиуллина Гөлфия Гариф кызының 1 мартта гомер бәйрәме –туган көне

01 марта 2020, 09:48

1187

0

0

Юхмачы авылында гомер итүче яраткан һәм кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Зәкиуллина Гөлфия Гариф кызының 1 мартта гомер бәйрәме –туган көне

Юхмачы авылында гомер итүче яраткан һәм кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Зәкиуллина Гөлфия Гариф кызының 1 мартта гомер бәйрәме –туган көне.
Сөекле әниебез, барыбыз өчен дә истәлекле булган туган көнең белән сине чын йөрәктән кайнар котлыйбыз. Син безнең гаиләбезнең иң хөрмәтле кешесе, тормышта һәрчак терәк-таянычыбыз, зирәк киңәшчебез. Без балаларыңа гомер бирүең, иркәләп, ана назын, җылысын биреп тәрбияләп үстерүең, безнең хакка куйган хезмәтләрең өчен рәхмәтләребез чиксез сиңа, әнкәй. Янәшәбездә шундый мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле әниебез булганда без бик бәхетле. Йөзеңнән беркайчан шатлыклы елмаю китмәсен, авыру-сызлаулар белмичә, тыныч тормышта, муллыкта, бәрәкәтле озын гомер кичер. Алдагы көннәрдә дә без балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызга куанып, әтиебез белән тигезлектә пар канатлар булып шушы якты дөньяларда яшәргә Ходай насыйп итсен сезгә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Җәүдәт, кызың Алсу, улың Рөстәм, оныкларың Илнар һәм Адилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев