3 февраль 2018 яңалыклары
-
Әлки районында яшьләр слеты үткәреләчәк
Бу традицион чарага авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, мәдәният тармакларында эшләүче яшь белгеч һәм эшчеләр, махсус урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә укучы стедентлар, өлкән сыйныфлар укучылары чакырыла.
-
Әлки районы: өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр
Намуслы хезмәтләре, эш вазыйфаларын бик әйбәт башкарулары өчен Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт буенча белгече Татьяна Александровна КЛЯНИНА һәм няня Дамирә Минзакир кызы ГАБДЕЛБӘРОВА Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Чуаш Борнае авыл җирлегендә район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итә
7 февральдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Чуаш Борнае авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итә.
-
Әлки районының Алпар авылы якташлары ярдәменә таянып яши
Соңгы дистә елда Иске Алпарда җыелышлар мәктәптә үтә иде.