6 апрель 2015 яңалыклары
-
Базарлы Матакта төзелеп килүче йорттан биш мең сумлык эш кораллары урлаганнар
yandex.ru Базарлы Матакның Шуңкар урамында төзелүче йорттан биш мең сумлык эш кораллары урлап чыкканнар. Җинаять 4 апрельгә каршы төндә эшләнгән. Караклар бинага тәрәзә аша үтеп кергән. Җинаятьчеләрне эзлиләр.
-
Караклар Яңа Салмандагы азык-төлек кибетен басканнар
Төнге караклар Яңа Салмандагы азык-төлек кибетен басканнар. Угрылар кибеттән чәй, сигарет, ашамлыклар алып чыкканнар. Капчыгын ачып идәнгә он таратканнар. Эзләрен яшерү өчен булса кирәк. Урланган товар бәясе 50 мең сумнан артып китә. Полиция хезмәткәрләре каракларны эзләү белән мәшгуль.
-
Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның истәлекләре аерым китаплар булып басылды
Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбыз Әсәдулла ага Хисмәтов, Габделбари ага Фәсахов, Лев Миндрюковның истәлекләре аерым китаплар булып басылды. Бу китапларны үткән җомгада тантаналы шартларда ветераннарның үзләренә тапшырдылар. Ветераннарның истәлекләрен әнә шулай итеп мәңгеләштерү Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча "Родные лица Победы" проекты кысаларында эшләнә. Әйе, Бөек Ватан сугышы турында...
-
Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның истәлекләре аерым китаплар булып басылды
-
Югары Әлморза мәктәбе укучысы Хәсәнова Ләйсән туган авылының тарихи урыннарын өйрәнеп язган
Югары Әлморза мәктәбенең IХ сыйныф укучысы Хәсәнова Ләйсән туган авылының тарихи урыннарын өйрәнеп язган. Ул үзенең хезмәте белән 3 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә үткән Каюм Насыйри исемендәге ХIII төбәкара фәнни-эзләнү укуларында катнашкан. Ләйсәннең эше жюрига бик ошаган, аны өченче урынга лаек дип тапканнар. Ләйсәннең укытучысы Җәмилә Сәгыйрова.
-
6 нчы апрельгә һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Татарстанның күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә төшкән томан иртән дә сакланачак. Күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булачак. Шулай ук төнлә һәм иртән юлларда - бозлавык. Татарстанда көндез 3-8...