7 февраль 2015 яңалыклары
-
Чуаш Кичүе өченче ел рәттән пневматик мылтыктан ату буенча җиңүче (ФОТО)
Яңа Салман мәктәбе базасында үткән атнада Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар булып узды. Бәйгенең тантаналы өлешен ачып, ДОСААФ җирле оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов ярышта катнашасы укучыларны активлык һәм өлгерлек күрсәтергә чакырды. Аннары район башкарма комитеты...
-
Иске Матак авыл җирлеге Әлки районында иң зур җирлекләрнең берсе
Иске Матак авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җитәкчеләренә сорау-гозерләре күп җыелган. Җирлек башлыгы Георгий Нагорновка һәр авыл халкыннан "урамнарны кардан чистарттырмыйсыз" дигән тәнкыйть тә яңгырады. Иске Матак авыл җирлеге 6 торак пунктны үз эченә ала. Бу районда иң зур җирлекләрнең берсе. Димәк, эш күләме, хәл ителгән мәсьәләләр, башкарылган эшләр дә хәйран булырга...