7 апрель 2015 яңалыклары
-
10 апрельдә балалар иҗат йортында бик кызыклы концерт була
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы һәм Әдәбият елы уңаеннан үткәрелә торган фестиваль-конкурс концертлары дәвам итә. 10 апрельдә балалар иҗат йортында почта һәм электр элемтәче узелы хезмәткәрләре, урман хуҗалыгы, ДОСААФ, хәрби комиссариат, янгын часте, электр челтәрләре, ветеринария берләшмәсе коллективларының концерты була. Оештыручылар концертның бик кызыклы үтәсенә ышандыра. Башлана 19 сәгатьтә.
-
Югары Колчурино һәм Түбән Колчурино авыллары урамнарын яктырту эше төгәлләнде
Районда халыктан җыелган үзара салым средстволарына авыл урамнарына яктырткычлар кую эшләре ахырына якынлаша. Күп авылларда бу хезмәтне ике ел элек үк төгәлләделәр. Кайбер торак пунктларда баганалардагы яктырткычларны энергияне экономияле файдалана торганнарына алыштыру бара. Югары Колчурино авыл җирлегендә бу эш соңга калыбрак башкарылды. Инде биредә дә ике Колчурино авыллары урамнарына яктырткычлар...
-
Базарлы Матакта яшәүчеләр чүп түгү хезмәтеннән файдалсалар да, акчасын түләргә ашыкмыйлар
yandex.ru Әлки коммуналь челтәрләре көн саен 25 кубометр күләмендә чүп-чарны җыеп урнаштыра. Базарлы Матакта йортлардан чыгарылган көнкүреш калдыкларын җыю график нигезендә атнаның биш көнендә башкарыла. Район үзәге янәшәсендә урнашкан полигонга ел башыннан бирле 2100 кубометр чүп-чар һәм калдыклар озатылган. Тик менә кайбер хуҗалар, чүп түгү хезмәтеннән файдаланып торсалар да, акчасын...
-
Базарлы Маткның кайсы урамнарында юллар яхшырыр
"Безне, Базарлы Матакның Дуслык урамында яшәүчеләрне, 40 ел дәвамында бер сорау борчый: кайчан юл булыр? Ел әйләнәсе урамыбызда кешеләргә дә, машиналарга да йөрү бик авыр. Илсөяр Рәмиева" "Без район үзәгенең Тимирязев урамында яшибез. Барыбызда да кечкенә балалар. Кышын юлны ачалар әле, ә язын һәм көзен юлсызлыктан, пычрактан интегәбез. Урамыбызга кайчан...
-
Әлки районына сөт сатудан миллионнар керә
Район халкы быел 1381 тонна сөт саткан. Бу узган елның шул чорындагыдан 180 тоннага күбрәк. Уртача бер сыерга исәпләгәндә 501 килограмм сөт сатылган (2014 елда 422 килограмм булган). Елның өч аенда халык сөт сатудан 25 миллион 212 мең сум акча эшләгән. Иң күп керемне Иске Чаллы (2,5 миллион сум), Салман...
-
Яңа машина алырга теләүчеләргә яхшы хәбәр
yandex.ru Кризиска карамастан, яңа автомобиль сатып алырга теләүчеләр юк түгел. 1 апрельдән алар өчен ташламалы автокредитлау программасы эшли башлады. Тагын бер күңелле яңалык шунда, анда катнаша торган автомобильләр бәясе 700 000 сумнан 1 миллион сумга кадәр күтәрелде. Программада авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган җиңел һәм коммерция автомобильләре катнаша. Программа шартлары...
-
1 апрельдән социаль пенсияләр тагын артты
1 апрельдән социаль пенсияләр 10,3 процентка артты. Пенсия фондының район идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бездә 678 кешенең пенсияләре индексацияләнгән. Социаль пенсияләрнең уртача күләме хәзер 7677, 43 сум тәшкил итә. Социаль пенсия алучы 105 инвалид баланың пенсияләре 10 мең 376 сум булган, хәзер 11 мең 445 сумга җиткән.
-
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Бу язда районыбыздан 40 егетне армия сафларына алу күздә тотыла. Хәрби комиссариатта хәзер медицина комиссиясе булачак солдатларның сәламәтлеген тикшерә. Әлеге тикшерүне 18 дән 27 яшькә чаклы 220 егет узар дип көтелә. Язгы чакырылыш 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Кораллы Көчләрдә хезмәт итү вакыты...