7 июль 2015 яңалыклары
-
Балалар Сабантуе
Районның туган як тарихы музее хезмәткәрләре тәрбиячеләр белән берлектә "Теремкәй" бакчасына йөрүче балалар өчен Сабан туе үткәрделәр. Бәйрәмне экскурсовод-оештыручы Гөлчәчәк Җәләлова алып барды. Музей хезмәткәрләре балаларга милли бәйрәмебезнең тарихын сөйләделәр, төрле уеннар, ярышлар оештырдылар. Балалар бик теләп осталыкларын күрсәттеләр: ярышларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан сабыйлар өчен музейда экскурсия үткәрделәр.
-
Сыерга 3 мең, кәҗәгә 1 мең
Тиздән шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыерга - 3 мең, кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән акчалата ярдәм биреләчәк. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, шәхси хуҗалыкларның терлек асрауга тоткан чыгымнарын өлешчә каплау максатында авыл халкына акчалата булышу күздә тотыла. Бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә сыер һәм кәҗә асраучыларның исемлеге төзелә....
-
Спорт ярышларынан фоторепортаж
-
Семен өченче урында
Чабаксарда узган җиңел атлетика ярышларында Иске Матак егете Семен Юманов Татарстан җыелма командасы составында 800 метрлы дистанциядә өченче урынны алды (тренеры С.Ирдинкин).
-
Әлки район вәкилләре Мамадышта узган IХ Җәйге спартакиадада катнаштылар
Район вәкилләре Мамадышта узган IХ Җәйге спартакиадада катнаштылар. Иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләребез: Хәйруллина Гөлүсә һәм Хисмәтова Ландыш билбаулы көрәштә 3 нче һәм 4 нче урыннар алдылар. Волейболчыларыбызга җиденче, бадминтончыларга унберенче урыннар гына эләкте. Механизаторлар ярышында Югары Колчуринодан Артем Зиньков пьедесталга бер генә баскыч җитә алмыйча, 4 нче урынны алды.
-
Әлки район оешма-учреждениеләре, авыл җирлекләре, яшьләр командалары арасында футбол буенча район чемпионаты дәвам итә
Район оешма-учреждениеләре, авыл җирлекләре, яшьләр командалары арасында футбол буенча район чемпионаты дәвам итә. 3 июльдә аның икенче туры үткәрелде. "Локомотив" һәм "Нократ" командалары көндәшләре "Агроколледж" белән "Болгар"ны 3:0 исәбе белән җиңделәр. "Чирмешән" "Батыр"га 0:4 исәбе белән бирелде. "Старт"-"Актай" очрашуы 3:3 исәбе белән төгәлләнде. "Ракета"ның 7 тубына "Каскад" 4 туп белән...