7 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районында төлкеләргә 20 мең вакциналы конфет таратылачак
Төлкеләргә котыру чиренә каршы профилактика үткәрү өчен район ветеринария берләшмәсенә 20 мең данә вакцина кайткан. Конфетка охшаган әлеге "тәмле дару" төлкеләр күп йөри торган урыннарга таратылачак. Бу эшне башкаруда ветеринария хезмәткәрләренә аучылар, егерьләр ярдәм итә. Ел башыннан бирле шундый вакцина-конфетлар ике тапкыр - барысы 22 мең данә таратылган булган инде....
-
Әлки район хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч нарасый дөньяга килгән
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике малай һәм бер кыз дөньяга килгән. Алар гаиләдә беренче һәм икенче балалар.
-
Әлки районында үткән атнада инспекторлар өч исерек йөртүчене тоткарлаган
Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре салмыш хәлдә руль артына утырган өч йөртүчене тоткарлаган. Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин әйтүенчә, исерек йөртүчеләрне кырыс җәза көтә. Аларга 30 мең сум штраф түләргә һәм машина йөртү хакында ел ярымга онытып торырга туры киләчәк. Атна дәвамында районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 89 очрагы ачыкланган.
-
Больничный һәм декрет акчасы артырмы?
Русиядә киләсе елда больничный һәм декрет акчасын арттырырга ниятлиләр.
-
Яңа күпер: машиналарга да, җәяүлеләр өчен дә җайлы
3 ноябрьдә Базарлы Матакта районның тарих елъязмасына теркәлердәй зур вакыйга булды. Бу көнне район үзәгендә Актай елгасы аша яңа күпер ачылды. 39,4 метр озынлыктагы әлеге күпер - бүгенгә районда иң кыйммәтлесе. Аны эшләп чыгу 81 миллион сумга төште. Искесен сүтеп алып, шул ук урынга яңа күпер салу өчен төзүчеләргә биш...