9 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Сөтбикәләр акча эшли
Ел башыннан бирле районда шәхси хуҗалыклардан 4711 тонна сөт сатылган. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 71 миллион 252 мең сум дигән сүз. Узган елның шушы чорына караганда 535 тоннага күбрәк сөт сатылган. Яңа Салман, Иске Алпар, Түбән Әлки, Иске Камка, Иске Чаллы, Чуаш Кичүе авыл җирлекләре халыктан сөт җыю буенча алдынгылар.
-
Алты авылда электрон тавыш бирәчәкләр
Район территориаль сайлау комиссиясе өчен бик тынгысыз көннәр хәзер. Киләсе якшәмбедә - 14 сентябрьдә республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауга соңгы әзерлек эшләре бара. Биредә шулай ук нигезле сәбәпләр аркасында якшәмбе көнне сайлауда катнаша алмаучылар өчен вакытыннан алда тавыш бирү дә оештырылган. Без территориаль сайлау комиссиясенә кергәндә биредә район эчке эшләр...
-
Социаль проектларга субсидия
10 сентябрьдә коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар (әйтик, инвалидлар җәмгыяте, ветераннар оешмасы һ.б) өчен кызыклы бәйге игълан ителә. Ул илебездә өченче ел үткәрелә инде. Бәйгедә җиңүчеләргә үзләре тәкъдим иткән проектларны тормышка ашыру өчен субсидияләр биреләчәк. Конкурс төп 12 юнәлештә үткәрелә. Менә аларның кайберләре: социаль ятимлекне кисәтү, аналарга һәм балаларга ярдәм;...