10 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Мәктәптә – хәвефсезлек дәресләре
Район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә хәвефсезлек дәресләре үткәрә. Әлеге чара "Балалар хәвефсезлеге айлыгы" кысаларында уза. Укучыларга янгыннарны булдырмау өчен нишләргә, янгын чыга калса үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлаталар, "Янгын хәвефсезлеге" викторинасы үткәрәләр. Дәресләр кызыклы һәм үтемле формада оештырыла. Мәктәпләрдә шулай ук балаларны һәм хезмәткәрләрне бинадан ашыгыч эвакуацияләү чаралары...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Хузангай урта мәктәбенең математика укытучысы Наталья Миндрюкова һәм Юхмачы урта мәктәбенең география укытучысы Әлфия Хәйбуллина муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Юхмачы яңа клублы булды
Бүген, 10 сентябрьдә, Әлки муниципаль районының Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашты. Мәдәният йортын, китапханәне, авыл җирлеге советын үз эченә алган заманча мәдәни үзәкне...
-
“Каенкай”ның үз мәшәкатьләре
"Каенкай" да тәрбияләнүче балаларның күбесе өчен үткән җәй күңелле вакыйгалары белән истәлекле булыр. Чөнки биш үсмер август аенда Кырымда ял итеп, диңгездә коенып сәламәтлеген ныгыткан. Тагын 10 бала Чистайдагы "Раздолье" сәламәтләндерү комлексында булып кайтканнар. Хәзер инде приюттан 9 бала мәктәптә яңа уку елын башлап җибәргән. "Каенкай" хезмәткәрләре тырышлыгы белән приют...