11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Бүген төнлә бик салкын булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, республикада аязган вакытта 30 градуска кадәр салкын булачак. Татарстан районнарында, тулаем алганда, төнге сәгатьләрдә 20-25, иртән һәм көндез 15-20 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык саклана. Казанда төнлә - 22-24, көндез 17-19 градус салкын булачак. Салкыннар тиз генә чигенерме,...
-
ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМНӘРЕ
-
Ялган аракыга юл ябыла
Быелның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясе сатуда да үзгәрешләр кертелде. Исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче һәммә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хәзер әлеге продукцияне сатып алуларының барлык фактларын ЕГАИС системасында күрсәтергә тиешләр. Ә 1 июльдән инде алкогольле продукцияне сатуның барлык очракларын ЕГАИСта теркәргә кирәк булачак. Бу ялган аракыны сатуга үткәрмәү өчен эшләнә.
-
Яртысын гына түләргә була
Бу ел башыннан автомобильчеләр өчен әйбәт яңалык гамәлгә керде. Хәзер, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсәң, билгеләнгән сумманың яртысын гына да күчерергә мөмкин. Әмма әлеге кагыйдә барлык очракларга да кагылмый. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән, светофорның кызыл утына чыккан (әгәр әлеге бозу...
-
Кайнар эздән тотканнар
8 гыйнварда район эчке эшләр бүлекчәсенә Үргәгар авылындагы шәхси йорттан эретеп ябыштыру аппараты югалуы турында хәбәр керә. Полиция хезмәткәрләре каракны кайнар эздән тоткарлыйлар. Угры, өйдә кеше булмаудан файдаланып, аппаратны урлап чыккан булган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
-
ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Узып киткән 2015 елда районда 157 бала туган. Ел дәвамында 88 никах теркәлгән. Ни аяныч, 328 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән, 41 гаилә таркалган. Чагыштыру өчен: 2014 елда 191 яңа туган бала теркәлгән, 96 гаилә төзелгән, 315 кеше вафат булган, 44 пар аерылышкан.