11 февраль 2016 яңалыклары
-
Исән-сау булсын дип әлкилеләр
Район медицина хезмәткәрләре узган ел эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Медицина советы утырышында Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, район башлыгы Александр Никошин катнаштылар. Мөгаен, минем фикерем белән һәркем ризалашыр: кечкенәдән без табибны, шәфкать туташын олы зат итеп күрергә өйрәнгән. Аларга кеше турында бөтенесе дә мәгълүм, башкалар эшли алмаган нәрсә...
-
Юлларны кышын да ремонтлыйлар
Февральнең беренче көннәреннән "Алексеевскдорстрой"ның район участогы эшчеләре юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлауга керештеләр. Мондый чокырлар һава температурасының кискен үзгәреп торуы аркасында барлыкка килә. Аларны ремонтлау махсус асфальт-бетон катнашмасы кулланып, "салкын" ысул белән башкарыла. Бүгенгә Алексеевск-Югары Колок автоюлының Югары һәм Түбән Әлки авыллары янындагы участогында, Базарлы Матак-Болгар трассасының кайбер урыннарында шундый ремонт башкарылды....
-
Бу атнада мәктәпләрдә “Парламент дәресләре” уза
Кичә "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына багышланган шундый дәрес Базарлы Матак урта мәктәбендә булды. 10 нчы сыйныфлар укучылары өчен үткәрелгән парламент дәресендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова катнашты. Ул укучыларга кызыклы һәм үтемле итеп республика парламентының вәкаләтләре, закон проектлары әзерләүдә депутатларның роле, республиканың бишенче чакырылыш депутат корпусы,...
-
Каратэ - Әлки малайлары һәм кызларының яраткан шөгыле
7 февральдә Базарлы Матакның "Алинә" универсаль спорт залында үткән район ярышыннан күренешләр.
-
Тагын 60 авыл ФАПлы булачак
Бер ай-ай ярым эчендә республикабыз авылларында фельдшерлык-акушерлык пунктлары "үсеп чыга". Шул рәвешле сыйфатлы медицина ярдәме республикабызның иң ерак почмакларына да барып җитте. Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел медицина ярдәмен яхшырту буенча бик зур эш 2012 елдан башлана. Нәкъ өч ел элек республикабызда Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, Татарстанда авыл халкына...
-
Россия туристлары утырган самолетка күктә ут капкан
Гадәттән тыш хәл самолет 5 чакрым чамасы биеклеккә күтәрелгәч килеп чыккан. Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 3ләр тирәсендә Доминикан республикасы күгендә Россия туристлары утырган самолет һәлакәткә очрый язган - очкан вакытта очкычның двигателенә ут капкан. Очучылар бар булган һөнәри осталыкларын эшкә җигеп, самолетны төшереп утырта алган. LifeNews хәбәр итүенчә, Оренбург...
-
Рэмбоны Казанда тотканнар
Бүген иртән, Казанның Бертуган Касыймовлар урамындагы арендалап торучы фатирда Рэмбо кушаматлы куркыныч җинаятьче - Игорь Музалевскийны кулга төшергәннәр. Ул каршылык күрсәтмәгән. Аның үзе белән 800 мең сум акчасы да булган, дип яза "Вечерняя Казань". Ул 2003 елда 20 елга хөкем ителгән иде. Аңа хәзер өстәмә срок та билгеләнәчәк. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54109-rembonyi-kazanda-totkannar.html