13 апрель 2015 яңалыклары
-
Март ае нәтиҗәләре буенча рейтингта Әлки районы Алпар авыл җирлеге беренче урынга чыкты
Март ае нәтиҗәләре буенча рейтингта Алпар авыл җирлеге беренче урынга чыкты. Рейтингта икенче урында - Карга, өченче - Иске Камка авыл җирлекләре. Алдагы айлардагы кебек, мартта да алар лидерлар исемлегендә кала алдылар. Ә менә исемлекнең азагында - Апак, Югары Колчурино, Кошки авыл җирлекләре. Әлеге җирлекләр башкарма комитетларына эшне тамырдан яхшыртасы...
-
Әлки районы Чуаш Кичүе терлекчелек комплексыннан соңгы вакытта һәр көнне 20 шәр тонна сөт эшкәртүчеләргә озатыла
Чуаш Кичүе терлекчелек комплексыннан соңгы вакытта һәр көнне 20 шәр тонна сөт эшкәртүчеләргә озатыла. Комплекста 5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 3 меңе савым сыерлары. Дөрес, бүген әле аларның яртысы гына савыла. Биредә терлек азыгы запасы мулдан. Моннан азык хәтта Юхмачы савым комплексына, Югары Әлморза терлек симертү мәйданчыгына...
-
Бер генә
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән.
-
Әлки районы хуҗалыклары уҗымнарны тукландыруга керештеләр
Район хуҗалыклары уҗымнарны тукландыруга керештеләр. "Карга", "Борискино" отрядларында "2 АН" очкычы кичә 1100 гектарда уҗым бодае басуларына ашлама сиптерде. Бүген хузангайлылар да әлеге хезмәткә керешәләр. Аларда ашлама сиптерүдә өч "Туман" агрегаты эшләячәк.