14 октябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин: караңгыда яктырткычлар файдаланмаган җәяүлеләргә – 500 сум штраф
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин җәяүлеләргә караңгыда юлда яктырткыч элементлар файдалану зарурлыгын искәртә.
-
Әлки районы “Татарстан гасыры” проектын гамәлгә ашыруда актив катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде
"Татарстан гасыры" республика проектын гамәлгә ашыруда актив катнашкан өчен районыбыз Диплом белән бүләкләнде.
-
Әлки районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яңа терлекчелек корылмалары белән танышты
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районда булды.
-
ИМИНЛЕК ҺӘМ ТӘРТИП САГЫНДА
Киләсе елда илебездә милиция органнары оешуга 100 ел тула. Халык иминлеге сагында торучы, гасырлык тарихы булган бу хезмәт районыбызда ничек үскән-ныгыган, анда кемнәр эшләгән? Район эчке эшләр бүлекчәсе музеенда сакланган язмалар, документлар, фотолар аша без әнә шуны күзаллап үтәргә булдык. Казан губернасында милиция оешу 1918 елның маеннан августына кадәр дәвам...
-
Әлки районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләр агач утыртуда катнаштылар
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында Өлкәннәр көненә багышлап агач утырту акциясе үткәрелде. Бу чарада интернат хезмәткәрләре дә, әбиләр һәм бабайлар да теләп катнашты. Уртак көч белән интернат ишегалдында чия, слива, кура җиләге, күгән куагы, алмагачлар утырттылар. Җиләк-җимеш агачларын бергәләп карап үстерербез, дип килештеләр.