16 декабрь 2014 яңалыклары
-
Ылыслы кунак, түргә уз!
"Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә!" Гади генә, һәммәбезгә таныш җыр инде, югыйсә. Әмма шушы юлларны көйгә салып кабатла әле, шундук тирә-якка әйтерсең сихри музыка тарала, бөтен җирдә дә җем-җем утлар кабына, сөенечтән йөзләре балкыган дуслар, туганнарның бер-берсенә аталган матур теләкләре ишетелә башлый. Нилектәнме? Чөнки менә дүрт йөз елдан артык...
-
Әлки районына Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, “Татаркино” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Рәис Садриев килделәр
Татар киносын булдыру, үстерү һәм тамашачыга җиткерү өчен зур тырышлык куючылар - Татарстанның халык язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, "Татаркино" дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Рәис Садриев, аларның иҗатташ дуслары районга килеп укучылар белән очраштылар. Аларны кунакка район кино учреждениесе җитәкчелеге чакырган. Кунаклар Х Казан мөселман киносы фестивале кайтавазы итеп...