17 февраль 2014 яңалыклары
-
Александра киокусинкай каратэ буенча тагы җиңү яулады
Югары Колчурино урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Александра Филиппова киокусинкай каратэ буенча республика беренчелегендә призлы урын яулады. 16-17 яшьлекләр (юниорлар) арасындагы чемпионат Түбән Кама шәһәрендә узды. Каратэдагы уңышлары белән райондашларга күптәннән мәгълүм Александра анда абсолют авырлык категориясендә өченче урынны алды. Кызны ярышларга әтисе тренер Вячеслав Филиппов әзерләде.
-
Әлки урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре Алабугага агач озата
Әлки урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре Алабугадагы мебель заводы өчен 3 мең 59 кубометр агач хәзерләп озаттылар. "Алабуга" икътисадый зонасында төрек инвесторлары белән берлектә төзелгән әлеге завод тиздән эшли башлаячак. Анда ДВП, ДСП материаллары, ә алардан өй җиһазлары җитештерү күздә тотыла. Бездән нигездә усак, каен, юкә ише түбән сортлы агач материаллары озатыла....
-
Мәдәният йортында ремонт эшләре башланды
Сәхнә сәнгатенә тартылучыларны, мәдәни чараларны үз итүче тамашачыларны, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучыларны сөендерә алабыз: район мәдәният йортында бик күптән көтелгән ремонт эшләре башланып китте. Аны тулысынча реконструкцияләп, куллануга тапшыруны көз башына - 1 сентябрьгә планлаштыралар төзү эшләре осталары. 1980 елда төзелгән район мәдәният йорты ул чор өчен бик тә заманча...
-
Ике бәби туды
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз һәм бер малай дөньяга килде. Нарасыйларның икесе дә - гаиләдә беренче балалар.