18 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Замана таләбе – уяулык, җаваплылык
Мисырда ял итүчеләрне алып кайтучы самолетның һавага күтәрелеп аз гына вакыт үтүгә шартлавы, бу котычкыч һәлакәттә 224 кешенең гомере өзелү террорчылык акты дип танылды. Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" террорчылык оешмасы аның өчен дә, җомга төнендә Парижда булган хәлләр өчен дә җаваплылыкны үз өстенә алды. Алай гына да түгел, бу оешма...
-
Музыкантларыбызга рәхмәт белдерәләр
"Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбле Яр Чаллы шәһәренең сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар оештыру комитеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район мәдәният йорты каршында эшләүче, районыбызда гына түгел, бүтән төбәкләрдә дә популярлык казанган "Әфганнан Чечняга кадәр" ансамбле Чаллыда Әфганстан сугышы һәм бүтән локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидлары өчен тернәкләндерү үзәге ачылуның 20 еллыгына...
-
“Әлки хәбәрләре”нә яздыручылар бүләкләнде
Район газетасына 2016 елның беренче яртысына яздыруны уңышлы оештырган авыл җирлекләре башлыкларына Мактау грамоталары тапшырылды. Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 9636 данә газета-журналга язылган. Шуның 4615 данәсе -"Әлки хәбәрләре" газетасы. Бу атнада "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин "Әлки хәбәрләре"нә яздыруны әйбәт оештырган берничә авыл башлыгына Мактау грамоталары тапшырды....
-
Ярминкәгә рәхим итегез
28 ноябрьдә, шимбә көнне, Базарлы Матак үзәгендә авыл хуҗалыгы товарлары сату буенча ярминкә үткәрелә. Ярминкә 29 ноябрьдә билгеләп үтеләсе Аналар көне һәм 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан оештырыла. Анда мөгезле эре терлек ите, кош-корт түшкәләре, яшелчә, бәрәңге, бөртек, фураж, печән, салам сатылыр дип көтелә. Шулай ук утын, агач...
-
Җәмәгать кабул итүе оештырыла
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе инициативасы белән 1 декабрьгә җәмәгать кабул итүе көне билгеләнде. Бу көнне район хакимияте бинасында сәгать 8дән 10га кадәр халыкны район башлыгы Александр Никошин, 10нан 12гә кадәр Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, 12дән 14 сәгатькә кадәр Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итәчәк.