1 февраль 2014 яңалыклары
-
Әлкилеләрне депутатлар белән очрашу
7 февральдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллин әлкилеләрне кабул итәчәк. Депутатлар район хакимияте бинасының III катында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе бүлмәсендә 11.00-13.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Алар белән очрашу өчен 21-6-99 телефонына шалтыратып язылырга кирәк.
-
Тормышыбыз агышы
Елның беренче аенда районыбызда 13 бала туды, 8 гаилә төзелде. Үлем-җитем һәм аерылышулар да аз түгел. Гыйнварда 34 райондашыбыз тормыш белән хушлашкан, 4 гаилә таркалган. Чагыштыру өчен: 2013 елның гыйнварында 8 бала дөньяга килгән, 32 кеше үлгән, 10 никах, 5 аерылышу теркәлгән.