Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 13 февраль 2014 яңалыклары

    • 13 февраль 2014 - 16:04
      Иске Матак урта мәктәбе укучысы Семен Юманов йөгерү буенча Татарстан чемпионы исемен яулады
      Җиңел атлетика буенча республика беренчелеге ярышларында ул 3 мең һәм 10 мең метрлы дистанцияләрнең икесендә дә финишка беренче булып килде. * * * Иске Матак һәм Хузангай урта мәктәпләрендә узган шашка һәм бадминтон ярышларында 90 кеше үз осталыкларын сынады.
      3317
      0
      0
    • 13 февраль 2014 - 16:00
      Ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге ярышларында районыбызның яшь көрәшчеләре үзләрен күрсәтте
      Кызлар арасында Иске Тахталыдан Ксения Хәйруллина - икенче, Вероника Хәйруллина өченче урыннарны яуладылар. Малайлар арасында Әхмәт мәктәбеннән Булат Мөхәммәтшин һәм Түбән Әлки мәктәбеннән Илназ Рәхимов, үз үлчәмнәрендә бик күп көндәшләреннән өстен чыгып, дүртенче урыннарга ия булдылар.
      637
      0
      0
    • 13 февраль 2014 - 15:56
      Безнең укучы чаңгыда узышу буенча республика беренчелегендә иң әйбәт ун чаңгычы арасына керде
      Иске Матак урта мәктәбе укучысы Александр Астафьев чаңгыда узышу буенча республика беренчелегендә иң әйбәт ун чаңгычы арасына керде. Яшел Үзән шәһәрендә узган ярышларда ул 100 көндәше арасында классик стиль белән финишка - сигезенче, ирекле стиль белән тугызынчы булып килде. * * * Бокс буенча Татарстан чемпионатында Базарлы Матак мәктәбе укучысы...
      740
      0
      0
    • 13 февраль 2014 - 10:26
      Бала туган саен бәхет арта
      Бу сишәмбедә район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлеге каршында иртәдән зур җанлылык хөкем сөрде. Чәчәк бәйләмнәре тоткан ир-егетләр тыз-быз йөрде, машиналар да гадәттәгедән күбрәк иде. Әлеге иртәдә тудыру бүлегеннән дүрт бәбине өйләренә озаттылар. "Озакламый тагын килегез!" Һич онытмыйм, тудыру йортыннан кайтуыма танышыбыз Хәерниса әби олы башын кече итеп шактый арадан...
      614
      0
      0
    • 13 февраль 2014 - 06:38
      Республикада табиб ялгышыннан зыян күрүчеләр өчен “Кайнар линия” ачылды
      Зыян күрүчеләргә Казан хокук яклау үзәге юристлары бушлай ярдәм итәчәк. Медицина ярдәменең тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәгәнен раслаучы документлар булган очракта, белгечләр зыян күрүченең мәнфәгатьләрен судта якларга да әзер. "Кайнар линия" телефоны: 8 (843)277-03-86. Аның буенча 20 февральгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. фото rkomi.ru сайтыннан
      662
      0
      0
    Реклама