24 февраль 2014 яңалыклары
-
24 февраль 2014 - 12:22Сорау арты сорау яудырды колчуринлыларТүбән Колчурино авыл җирлегендә яшәүчеләр туган якларының табигате белән мактана да, горурлана да алалар: авыллар өстенә ишелеп торган урманнар, җиләк-гөмбәгә бай аланнар, елга буйлары, яр битләре… Мондагы иркенлек, тынлык кешеләр холкына да күчкән бугай. - Колчурино авылларында яшәүчеләр ыгы-зыгылы, кабаланулы яшәүне яратмыйлар, сабыр гына гомер итәләр. Авыл җирлеге советының киңәйтелгән...
-
24 февраль 2014 - 10:48Базарлы Матакта Юсуповларның йорты иң матур һәм төзек хуҗалык дип табылдыРайон үзәгенең Көньяк урамында яшәүче Юсуповларның йорты Базарлы Матакта иң матур һәм төзек хуҗалык дип табылды. Базарлы Матак авыл җирлеге җыенында уңган хуҗалар сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнде, аларга истәлекле бүләк чәчәкләр бирелде. Эшкә без шушы урам аша йөрибез һәм гел әлеге йортка сокланып карап үтәбез. Биредә уңган, эшчән хуҗалар яшәгәне...
-
24 февраль 2014 - 09:48Әлки районы каратэчылар командасы республика беренчелегендә җиңү яуладыВатанны саклаучылар көне уңаеннан Казанда узган кекусинкай каратэ бәйгесендә "Алинә" универсаль спорт залында Геннадий Вассунов җитәкчелегендә шөгыльләнүче 6-11 яшьлек малайлар һәм кызлар катнашты. 13 кешедән торган команда 12 бүләк яулап алды. Нияз Гайфуллин, Алмаз Шәйхетдинов, Самир Хәмидуллин, Камил Вафин, Данил Фәхретдинов алтын медальгә ия булдылар. Җиде бала икенче һәм өченче...
-
24 февраль 2014 - 06:59Бер генә бәбиҮткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде. фото detkin.ru сайтыннан
-
24 февраль 2014 - 06:29Әлки пенсионерлары үз хокукларын өйрәнәләрНәби Дәүли исемендәге гимназиядә Россия пенсионерлар союзының район бүлеге әгъзалары өчен хокук мәктәбе дәресе булды. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең районыбыздагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина һәм җәмгыять белеме укытучысы Резидә Сабирова өлкәннәрнең пенсия алуга, компенсацияләр һәм өстәмә түләүләргә, салым ташламаларына хокуклары хакында җентекләп сөйләделәр. Пенсионерлар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга...