Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 25 февраль 2014 яңалыклары

    • 25 февраль 2014 - 14:02
      Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында кино күрсәткәннәр
      Район кино учреждениесе хезмәткәрләре Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барып, анда яшәүчеләргә кинофильмнар күрсәткәннәр. Алар моны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек йөзеннән үткәргәннәр, шуңа күрә фильмның да Ватан сугышы турындагысын күрсәткәннәр. Әби-бабайлар янына буш кул белән бармаганнар кино күрсәтүчеләр, аларга чәй өстәленә дип тәм-том да алып барганнар. фото liveinternet.ru сайтыннан
      543
      0
      0
    • 25 февраль 2014 - 10:58
      Укучыларның фәнни-техник иҗатына багышланган конференция
      Балалар иҗаты йортында укучыларның фәнни-техник иҗатына багышланган конференция үткәрелде. Аның эшендә укытучылар, методистлар һәм мәктәп җитәкчеләре генә түгел, укучылар да актив катнашты - һәрберсе үзе уйлап тапкан һәм ясаган модель турында сөйләделәр. Конференциядә күрсәтелгән эшләр арасында кыру станогы, металл әзерләү җайланмасы, самокат, маяк, җилкәнле кораб макеты, уенчык ат һәм башкалар...
      422
      0
      0
    • 25 февраль 2014 - 06:41
      Кыр эшләренә әзерлек бара
      Район хужалыкларында язгы кыр эшләре өчен техника төзекләндерелә, минераль ашламалар кайтарыла. "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларына 718 тонна ашлама алып кайтылды. "Хузангай" да әлеге юнәлештә эшне башлап җибәрде. Синоптиклар фаразлавы буенча, язның иртә килүе көтелә. Быел кар да бик күп. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре складлар, остаханәләр түбәләрен һәм аларның тирә-юнен кардан арындыра...
      497
      0
      0
    Реклама