Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 21 март 2014 яңалыклары

    • 21 март 2014 - 11:31
      Фотовидеофиксация җайланмасы бер көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 160 очрагын теркәгән
      Базарлы Матакның Крайнов урамына куелган фотовидеофиксация җайланмасы бер көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 160 очрагын теркәгән. Мәгълүм булганча, тизлекне тиешледән минималь күләмдә арттырган өчен дә иң азы 500 сум штраф каралган. Күчереп йөртелә торган әлеге прибор атна саен район юлларында автомобиль хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 500-600 очрагын теркәп килә. фото...
      641
      0
      0
    • 21 март 2014 - 11:04
      Районда быел 49400 гектар мәйданда чәчү эшләре башкару күздә тотыла
      Әлеге мәйданнарның зур өлешен бөртекле культуралар һәм бөртеккә кукуруз, көнбагыш, терлек азыгы алып торачак. Кырларны тукландыру өчен хуҗалыкларга 2400 тонна ашлама кайтарылды. Елдагыча агрочараларны башкаруга республикадан субсидия дә бирелә башлады. Әлеге акчалар ашламалар сатып алуга, сөтчелек һәм терлекчелек тармакларын үстерүгә тотылачак.
      535
      0
      0
    • 21 март 2014 - 09:49
      Корбаннары саны буенча туберкулез йогышлы авырулар арасында "лидер" булып кала
      Туберкулездан ел саен миллионлаган кеше һәлак була. Бу мәкерле чир планетаның күпчелек өлешендә корбаннары саны буенча йогышлы авырулар арасында "лидер" булып кала. Туберкулез безнең район өчен актуаль мәсьәләме? Аның белән авыручылар бездә бармы? Бу турыда без «Роспотребнадзор» идарәсенең төбәк бүлеге начальнигы урынбасары Алмаз Абзалов белән сөйләштек. - Хәзерге вакытта туберкулезның...
      549
      0
      0
    • 21 март 2014 - 07:30
      Район прокуратурасы хезмәткәрләре авылларга барып төрле сораулар буенча халыкны кабул итәләр
      2006 елның 2 маенда кабул ителгән "РФ гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 59-ФЗ санлы Федераль законны үтәп, район прокуратурасы хезмәткәрләре авылларга барып төрле сораулар буенча халыкны кабул итәләр. Прокуратура хезмәткәрләре авыл җирлекләре советлары биналарында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә кабул итәчәк. Кабул итү көне Авыл җирлеге 21 март Борискино 11 апрель...
      729
      0
      0
    • 21 март 2014 - 05:51
      Бүген су агу торбаларын кардан чистарту, буаларга юллар ачу эшләре алып барыла
      Райондагы автомобиль трассаларында 303 су торбасы бар. "Алексеевскдорстрой"ның Әлки филиалы егетләре аларны тулысынча кардан чистартып, ташуларга әзерлек чарасын күрделәр. Авыл җирлекләрендә дә су торбаларын кардан арындыру белән мәшгульләр. Шулай ук райондагы 18 буага юллар ачып, анда кизү тору оештырылды. Кече Чирмешән елгасында да тәүлек әйләнәсе кизү торулар билге-ләнде. Йортларны, корылмаларны,...
      759
      0
      0
    Реклама