Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 9 апрель 2014 яңалыклары

    • 9 апрель 2014 - 17:40
      Олылар яхшылыкка гына өйрәтсен иде дә
      Балигъ булмаган балалар арасында хокук бозулар хакында сүз барган бер утырышта район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы Гүзәлия Вафинаның: -Бүген өч үсмер алкогольле эчемлекләр куллану белән бәйле профилактика исәбендә тора,-дигән сүзләре бөтен залны сискәндереп җибәрде. Утырыштан соң без бу хакта район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән...
      491
      0
      0
    • 9 апрель 2014 - 15:37
      Әлки районы белгечләре кабул итә
      Хөрмәтле әлкилеләр! Базарлы Матакның Крайнов урамындагы 63 нче йортта урнашкан күп функцияле үзәктә хакимият органнары белгечләре район халкын төрле мәсьәләләр буенча кабул итә. Аларның эш графигы мондый: Кадастр палатасы - дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 8.00-12.00 сәгатьләрдә; Социаль иминиятләштерү фонды - сишәмбе, 8.00-12.00 сәг. ЗАГС - пәнҗешәмбе , 14.00-16.00 сәг. Салым...
      653
      0
      0
    • 9 апрель 2014 - 12:27
      Районда “Лизинг-грант”программасында катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул ителә
      Әлеге программадан кече һәм урта эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре файдалана ала. Эшләрен яңа башлаганнарга (1 елга кадәр) җиһазлар сатып алу өчен 1 миллион сумга кадәр, ә эшләп килүче эшмәкәрләргә (1 елдан артык) тотылган чыгымнарны каплауга 3 миллион сумга кадәр суммага лизинг килешүләре төзелә. "Лизинг-грант" программасы конкурсында катнашырга теләүчеләргә район башкарма...
      537
      0
      0
    • 9 апрель 2014 - 11:50
      Киокусинкай буенча Чистай шәһәрендә узган республика чемпионатында Әлки районы спортчылары әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте
      Турнирда бөтен Татарстаннан 160 тан артык спортчы катнашты. Безнекеләр Камил Вафин һәм Адель Нәүбәтов - икенче урыннарны, Алмаз Шәйхетдинов, Егор Васяйчев, Тимур Коновалов - өченче, Игорь Герасимов дүртенче урын алдылар. Алар барысы да татамида 3-4 алыш үткәрде. Районыбызда спортның бу төрен үстерүгә ярдәм иткән өчен каратэ белән шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре...
      525
      0
      0
    • 9 апрель 2014 - 09:10
      Түбән Кәчи мәктәбе укучылары татар телен бик теләп өйрәнәләр
      Мәктәптә нигездә чуаш, рус балалары белем ала. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты атналыгында оештырылган татарча кичәләр һәм бәйгеләрдә алар рәхәтләнеп катнашкан. Халыкара туган тел көненә багышланган «Татарча да яхшы бел», «Муса Җәлил - балалар шагыйре, «Без - Тукай шәкертләре» кичәләрендә укучылар шигырьләр сөйләгән, җырлар җырлаган,...
      518
      0
      0
    • 9 апрель 2014 - 07:00
      Сезнең сорауларга җавап бирәбез
      Нигә Апакта урамнар караңгы? Без, Апак авылы халкы, икенче ел инде урамнарны яктырту өчен кеше саен 35 әр сум акча җыеп киләбез. Ә авылыбыз хәзергә кадәр кичләрен дөм караңгыда утыра. Башка авылларның барлык урамнарында да кичләрен баганаларда утлар януы турында район газетасында да еш языла. Нигә бездә генә һаман эшләнми...
      693
      0
      0
    • 9 апрель 2014 - 06:41
      Югары Әлки кызлары Ландыш һәм Алсинә Яруллиналар “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона бәйгесендә җиңү яуладылар (ФOTO)
      Ландыш белән Алсинә "Йолдызлык" та инде өченче ел рәттән призлы урыннар алалар. Быел Болгарда узган бәйгедә дә жюри аларның "Вокал" номинациясендә чыгышларын югары бәяләде. Ландыш Казан федераль университетының өченче курс студенткасы, сеңелесе Алсинә исә Югары Әлки башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфында укый. Бик тырыш, җырга-моңга гашыйк бу кызларны бәйгегә әниләре Лилия...
      565
      0
      0
    • 9 апрель 2014 - 05:12
      Район үзәк хастаханәсендә электрон чират булдырылды
      Район үзәк хастаханәсендә яңалык: берәр табибка я белгечкә күренергә кирәксә, чиратка язылу өчен поликлиникага килеп тормасаң да була, регистратура тәрәзәсе төбендә басып торырга да кирәкми. Моны компьютер аша эшләргә була. -Мондый хезмәтне шәһәрләрдә күптән күрсәтәләр инде. Хәзер менә авыл районнарында да халык өчен шундый уңайлыклар тудырыла,-ди район хастаханәсе программисты Руслан...
      441
      0
      0
    • 9 апрель 2014 - 04:49
      Әлки районында яшәүче 341 кеше коралга ия
      Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча бездә яшәүче 341 кеше коралга ия икән. Алар арасында корал йөртү хезмәт вазыйфалары буенча тиеш кешеләр, аучылар бар. Корал йөртү, аны саклау һәм куллану ил законнары белән тәртипкә салына, аларны бозган очракта корал хуҗасыннан алына. Менә шул очраклар турында район эчке эшләр бүлегенең...
      753
      0
      0
    Реклама