Базарлы Матакта фестиваль директоры Кузьма Морозов җитәкчелегендәге иҗат төркеме булып китте. "Колос" кинотеатрында булган очрашуның төп максаты - кинематографиягә кызыксыну уяту, кино төшерергә теләгән һәркемне фестивальдә катнашырга чакыру иде.
Очрашуда район үзәге мәктәпләренең өлкән сыйныфлар укучылары, агрокөллият филиалы студентлары, кино сөючеләр катнашты. Башта алар игътибарына "Виртуаль мәхәббәт", "Түп", "Лифт", "Наркомания"...