15 апрель 2014 яңалыклары
-
15 апрель 2014 - 15:0916 апрельдән хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек айлыгы башлана16 апрельдән "Язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү" айлыгы башлана. Ул 23 майга чаклы дәвам итәчәк. фото www.tv21.ru сайтыннан
-
15 апрель 2014 - 12:38Иске медпунктлар тарихта калаРайонда бүген иң күбе нинди объектлар төзелә дисәң, фельдшер-акушерлык пунктларыдыр, мөгаен. Елның-елында әле теге, әле бу авылда яңа медпункт биналары күтәрелә, күп ФАПларда ремонт эшләре башкарыла. Инде төзүчеләр кулы тимәгән бер генә фельдшерлык пункты да калмый бугай. Район үзәк хастаханәсе баш табибының урынбасары Наталья Петухова белән әңгәмәбез әнә шул хакта....
-
15 апрель 2014 - 11:58Бүген автомобиль трассаларында йөк машиналары йөрүгә чикләүләр кертеләХәзер зур юлларда бер күчәрле транспортка 6 тонна, ике күчәрлегә 5, өч күчәрлегә 4 тоннадан артмаган йөк белән генә йөрергә рөхсәт ителә. Үткән еллардан аермалы буларак, быел яикләүләр тормыш өчен мөһим булган кайбер йөкләр ташучы транспорт чараларына да кагылачак. фото ip217-18.mmsn.ru сйтыннан
-
15 апрель 2014 - 09:55Алпарда “Карга боткасы” бәйрәме үткәрделәрИмештер, элек кешеләр җиргә язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар, шуңа каргалар килүгә бәйрәм ясый булганнар. Хәзер бу йола инде онытылып бара диярлек. Ә Алпарда менә шуны яңартырга уйлаганнар. Авыл халкын Кече Чирмешән елгасы буена бәйрәмгә җыеп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Учак ягып пылау пешереп, "карга боткасы" белән...
-
15 апрель 2014 - 06:47Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе һәм «Каравон» бәйрәмнәрен уздыру турында Указ чыгардыТатар халкының милли бәйрәме Сабан туе быел 7,8 июнь көннәрендә - республика районнарында, 12 июньдә- Чаллыда һәм 21 июньдә Казанда узачак. «Каравон» бәйрәме исә 25 май көнне Лаеш районының Никольское бистәсендә үткәреләчәк.
-
15 апрель 2014 - 04:30Республика хөкемдарлары волейболда ярышты (+ ФОТО)Районыбызга республика судьялары җыелды. Бу көнне "Алинә" спорт залында республика судлары һәм суд берлеге командалары арасында волейбол буенча дүртенче турнирның финал уеннары булды. Бәйгедә 12 команда көч сынашты. Волейбол ярышларын Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, суд департаментының идарә начальнигы Җәүдәт Сәлихов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде. Милли киемле...