Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 8 май 2014 яңалыклары

    • 8 май 2014 - 09:06
      Cугыш ветераны Ф.Нәбиуллин истәлегенә Балык Бистәсендә татар-башкорт көрәше буенча турнир үткәрелде
      Бөек Ватан сугышы ветераны Ф.Нәбиуллин истәлегенә Балык Бистәсендә 1997 елда һәм соңрак туган үсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча районара турнир үткәрелде. Безнекеләр мондый нәтиҗәләргә ирештеләр: Базарлы Матактан Нәбиев Салават һәм Каргадан Фәттахов Айрат үз үлчәүләрендә беренче урында; Базарлы Матактан Зыятдинов Рәис һәм Ташбилгедән Минһаҗев Илнур икенче урында. Ярышларда катнашкан 12...
      541
      0
      0
    • 8 май 2014 - 08:26
      Шагыйрә Йолдыз Шәрапова районыбыз балалары белән очрашты (+ФОТО)
      Бүген Базарлы Матакта балалар шагыйрәсе, "Сабантуй" журналының әдәби хезмәткәре Йолдыз Шәрапова булып китте. Ул Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә, район балалар китапханәсендә укучылар белән очрашып әңгәмә корды, шигырьләрен укыды. Йолдыз ханым шулай ук үзе эшли торган балалар басмасы - "Сабантуй" журналы хакында сөйләде, укучыларны аңа язылырга өндәде.
      548
      0
      0
    • 8 май 2014 - 07:02
      Аксубайда билбаулы чуаш көрәше буенча генерал-майор Молостов призына төбәкара турнир үткәрелде
      Аксубайда билбаулы чуаш көрәше буенча генерал-майор Молостов призына төбәкара турнир үткәрелде. Анда безнекеләр дә катнашты. Базарлы Матактан Хәмидуллин Илназ 30 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады, Нуртдинова Регина (44 кг) икенче урынга лаек булды.
      1435
      0
      0
    • 8 май 2014 - 04:54
      “Әлки хәбәрләре” редакциясе хезмәткәрләре, Җиңү бәйрәмен каршылап, биналары каршындагы бакчага күп итеп чәчәкләр утыртты (+ФОТО)
      Без, "Әлки хәбәрләре" редакциясе хезмәткәрләре, Җиңү бәйрәмен каршылап, бинабыз каршындагы бакчага күп итеп чәчәкләр утырттык. Бу гамәлебез матур традициягә әйләнде инде: ел саен бакчабызда аллы-гөлле петунияләр үстерәбез. Рәхмәтле гөлләр алар, су сибеп, кадерләп торуыбызга купшы чәчкләре белән җавап бирәләр. Ә быел түтәлләребездә, петунияләрдән тыш, сальвияләр, бегония һәм цинерарияләр дә үсәчәк
      539
      0
      0
    • 8 май 2014 - 04:33
      Хәтерлибез, горурланабыз, баш иеп рәхмәт әйтәбез
      Районыбызның 8950 кешесе Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшә. Аларның 5267 се яу кырында башларын салган. Бүген 22 сугыш ветераны исән-сау. Әлки җирендә туган алты якташыбыз Советлар Союзы герое исеменә лаек булган. Степан Крайнов, Зиннәтулла Исхаков, Галимҗан Шаһвәлиев, Алексей Чулков, Гордей Филиппов, Кузьма Афанасьев - әлеге каһарманнарның батырлыгы туган...
      568
      0
      0
    • 8 май 2014 - 04:30
      Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате
      Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм! 1945 елның 9 мае - гаять кадерле, изге, истәлекле көн. Рейхстагта шушы көннедөнья тарихындагы иң коточкыч, иң канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куелды. Гаделсезлек, явызлыкзакончалыклы төстә шулай тәмамланырга тиеш иде. Туган илебез бәйсезлеге...
      504
      0
      0
    Реклама