Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 12 май 2014 яңалыклары

    • 12 май 2014 - 16:55
      Одушкина Светлана Викторовна районның баш табибы итеп билгеләнде
      Одушкина Светлана Викторовна районның баш табибы итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул баш табиб урынбасары булып эшләгән иде. Әнәс Әһлиулла улы Яруллин, лаеклы ялга китүе сәбәпле, районның баш табибы вазыйфаларыннан азат ителде.
      563
      0
      0
    • 12 май 2014 - 14:50
      Бүген барлык мәктәпләрдә бердәм экология дәресе үткәрелде
      Бүген барлык мәктәпләрдә бердәм экология дәресе үткәрелде. Әлеге дәресләрдә район урман хуҗалыгы, ветеринария берләшмәсе, Роспотребнадзор хезмәткәрләре катнашты. Кунаклар укучылар белән табигатьне, әйләнә-тирәлекне саклауның мөһимлеге хакында әңгәмә үткәрделәр, сулыкларны, урманнарны пычратмаска, агачлар утыртырга өндәделәр. Тирә-юньнең чисталыгы белән кеше сәламәтлегенең турыдан-туры бәйле булуы хакында да сүз барды. фото 900igr.net сайтыннан
      661
      0
      0
    • 12 май 2014 - 13:38
      Депутат Фоат Вәлиевтан ветераннарга бәйрәм бүләге
      Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Җиңү бәйрәме уңаеннан ветераннарны зур бүләкләр белән сөендерде. Фоат Вәлиев район халкына, бигрәк тә сугыш һәм хезмәт ветераннарына һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора. Ә Җиңү көне хөрмәтенә депутатның ел саен ветераннарга бүләкләр әзерләве матур традициягә әйләнде. Быел да 9 Май алдыннан Фоат Вәлиевның ышанычлылары...
      839
      0
      0
    • 12 май 2014 - 12:51
      Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика эстафетасы узды (+ФОТО)
      Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика эстафетасы узды. Анда мәктәп укучылары, район авыллары, оешма-предприятиеләр вәкилләре - 200 гә якын кеше катнашты. Мәңгелек ут янына җыелган йөгерешчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин сәламләделәр, бәйгедә уңышлар теләделәр. Йөгерешчеләрнең күпчелеге...
      459
      0
      0
    • 12 май 2014 - 11:33
      Ipad за подписку. Выписывайте газеты и журналы и получайте подарки!
      Главный призAppleiPad 4 Retina(64 GB, Wi-fi, celluar) получит подписчик, выписавший в период проведения акции издания ОАО «ТАТМЕДИА» на самую большую сумму. Ещё 50 подписчиков получат в подарок от компании книги! Принять участие в конкурсе очень просто: 1. Выпишите не менее трёх любых газет или журналов ОАО «ТАТМЕДИА»на почте или, не...
      486
      0
      0
    • 12 май 2014 - 10:19
      Балалар китапханәсендә Бөек Җиңү көненә багышланган әдәби-музыкаль чара үткәрелде (+ФОТО)
      Балалар китапханәсендә Бөек Җиңү көненә багышланган "Сугыш көйдергән юллар" дип аталган әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Анда Базарлы Матак мәктәбенең 8 "А" сыйныф укучылары (җитәкчеләре Ләйсән Хәсәнова) актив катнашты. Алар сугыш елларында язылган шигырьләр укыдылар, җырлар тыңладылар.
      1152
      0
      0
    • 12 май 2014 - 07:13
      Әлки районның мактаулы гражданиннары күбәйде
      Муниципаль район башлыгы карары белән хезмәт ветераннары Әхәт Әсәдуллинга, Минвәгыйзь Сафинга һәм Рәйсә Хәбибуллинага Әлки районының мактаулы гражданины дигән исем бирелде. Шулай итеп, хәзер, бу исемне 23 әлкиле йөртә. фото r32.tmbreg.ru сайтыннан
      716
      0
      0
    Реклама