Район мәктәпләренең унынычы сыйныфларын тәмамлаган 59 егет өчен ике көнлек өйрәнүләр үткәрелде.
Кыр шартларында егетләр башта ату белән шөгыльләнделәр. Аннары "Яшь имәннәр" лагеренда хәрби комиссариат хезмәткәрләре, үз укытучылары җитәкчелегендә стройда йөрү күнекмәләрен үзләштерделәр, гарнизон-каравыл хезмәте Уставы белән таныштылар. Үзәк хастаханәнең табиб-травматологы Илмир Низамов укучыларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтте. Кыр...