10 июнь 2014 яңалыклары
-
10 июнь 2014 - 11:39Әлки районының мактаулы шәхесләре булдыларфото unise.ru сайтыннан Район башкарма комитеты җитәкчесенең элекке урынбасары Ришат Хәлиуллинга, "Восток Зернопродукт" ЯАҖ отряд начальнигы булып эшләгән Рафаил Ибәтуллинга һәм якташыбыз, "Татмелиорация" ААҖ траст компаниясе баш бухгалтеры Мансур Нотфуллинга "Әлки муниципаль районының мактаулы гражданы" исеме бирелде. Әлеге дәрәҗәле исем билгесен аларга район Сабан туенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды.
-
10 июнь 2014 - 10:24Түбән Әлки авылындагы теплицадан яшелчәче кызлар көн саен 100 килограмм кыяр җыеп кибетләргә озаталар (ФОТО)Төркиягә ялга баргач анда теплицаларның бик күп булуына гаҗәпләнгән идем. Ел әйләнәсе диярлек җәй, җылы климат хөкем сөргән җирдә дә теплицалар кирәк икән ич. Димәк, безнең якта теплицадан башка җәй әйләнәсе авыз тутырып яшелчә, җиләк-җимеш ашарга да юк. Башта 10 июньгә чаклы кырау төшү куркынычы яный. Ике ай үтүгә, янә...
-
10 июнь 2014 - 09:32Татар Суксуы авылында яшәүче Рәфидә Абдуллина Татарстанның “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләндефото www.region-news.info сайтыннан Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Татар Суксуы авылында яшәүче биш бала анасы Рәфидә Абдуллина Татарстанның "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. Әлеге югары бүләкне аңа район Сабан туенда Татарстан Дәүләт Советының комитет рәисе Валентина Липужина тапшырды.
-
10 июнь 2014 - 07:1627 июньдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләфото tvgorod.ru сайтыннан 27 июньдә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. 8.00-11.00 сәгатьләрдә халыкны нотариус Лилия Казанбаева кабул итә. 11.00-14.00 сәгатьләрдә - адвокат Шамил Хәйруллин, 14.00-16.00 сәгатьләрдә прокуратура хезмәткәре Луиза Хәйруллина юридик ярдәм күрсәтәчәк. Кабул итү "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге кабинетында - район хакимияте бинасының (Базарлы Матак,...