24 июнь 2014 яңалыклары
-
24 июнь 2014 - 14:32Районда бозауларны кышлату өчен яфрак азык һәм дару үләннәрен хәзерләү эше бараАвыл җирлеклекләре советлары, район учреждениеләре һәм оешмалары коллективлары бозауларны кышлату өчен яфрак азык һәм дару үләннәрен хәзерлиләр. Бүгенге көнгә 11240 пар яфрак һәм дару үләннәре себеркеләре җыелган. Бу планда каралганның 23 процентын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечтә авыл җирлекләре өлеше 1695 пар тәшкил итә. Кышын алыштыргысыз витаминлы азык булачак себеркеләрне җыеп...
-
24 июнь 2014 - 11:28Әлки районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерлиләрРайон хуҗалыкларныда печән һәм сенаж хәзерләү дәвам итә. Инде 30394 тонна сенаж салынган, 943 тонна печән хәзерләнгән. Бу эш белән беррәттән механизаторлар басуларда чүп үләннәренә, корткычларга, үсемлек авыруларына каршы көрәш алып баралар.
-
24 июнь 2014 - 10:05Кеше үтерүдә гаепләнүчене эзлиләрфото www.shaonline.ru сайтыннан 22 июньгә каршы төндә 1973 елгы Валерий Веселовның мәете табылды. Мәрхүмнең тәнендә бик күп җәрәхәтләр бар. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне "кайнар" эздән таба алмыйлар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгалтылган, тикшерү бара. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов бу эшкә кагылышлы мәгълүматка ия булучыларның туры үзенә яисә...
-
24 июнь 2014 - 07:01Әлки район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч малай дөньяга килгәнРайон үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч бала дөньяга килгән, барысы да малайлар. Иске Чаллыдан Зыятдинова рамилә дүртенче, Югары Колчуринодан Симанова Елена өченче тапкыр әни булганнар.
-
24 июнь 2014 - 06:49“Хузангай”да үзгәрешләр көтеләБезнең районда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, якташыбыз, инвестор Иван Казанков һәм "Хузангай" хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Чугунов озатып йөрделәр. Министрның эшлекле сәфәре нигездә "Хузангай" авыл хуҗалыгы кооперативында үтте. Биредә сүз 10 мең баш терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы төзү турында барды....
-
24 июнь 2014 - 04:21Александра Филипповага киокусинкай-каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелдефото school.baltinform.ru сайтыннан Югары Колчуринодан Александра Филипповага киокусинкай-каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде. Ә Базарлы Матактан никита Зиньков шул ук төре буенча беренче спорт разрядына даек булды. Алар икесе дә кечкенәдән каратэ белән шөгыльләнәләр. Район һәм республикада гына түгел, соңгы елларда Россия турнирларында уңышлы чыгыш ясап, районыбыз данын яклыйлар....