Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 25 июнь 2014 яңалыклары

    • 25 июнь 2014 - 14:02
      32 якташыбыз хәрби хезмәтләрен башлап җибәрергә өлгергән
      Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш дәвам итә. Инде 32 якташыбыз хәрби хезмәтләрен башлап җибәрергә өлгергән. Хәрби комиссар Виктор Лаврентьев әйтүенчә, егетләребезнең күбесе Ерак Көнчыгышта, шулай ук Үзәк округ частьләрендә хезмәт итәчәк. Язгы чакырылыш ахырына кадәр тагын ике төркем егетләрне армиягә озатасы бар.
      496
      0
      0
    • 25 июнь 2014 - 12:59
      “Энерготехсервис” җәмгыяте электриклары Юхмачы авылында төзелеп килүче клубны электрлаштыралар
      фото puzzing.ru сайтыннан "Энерготехсервис" җәмгыяте электриклары июнь башыннан бирле Юхмачы авылында төзелеп килүче клуб бинасында эшлиләр. Җәләлов Булат, Вәлиев Радик шушы зур объектта күләмле эш башкаралар. Моңа өстәп, җәмгыять эшчеләренең район мәдәният йорты янәшәсендәге баскетбол һәм балалар мәйданчыкларын тулысы белән яктыртуларын, шәхси йортларда исәпләгеч приборларны, эчке электр үткәргечләрне күпләп алыштыруларын...
      526
      0
      0
    • 25 июнь 2014 - 11:53
      Бүген Базарлы Матакның Көньяк урамында “Таттелеком” җәмгыяте база станциясен эшләтеп җибәрәчәк
      фото digit.ru сайтыннан Бүген Базарлы Матакның Көньяк урамында "Таттелеком" җәмгыяте база станциясен эшләтеп җибәрәчәк. Мондый станцияләр район үзәгендә икәү былып, авылны тулысынча "каплаячак". Ә районда элемтәчеләр шундый 19 станция төзергә ышандыралар. Нәтиҗәдә әлкилеләр югары тизлекле интернеттан файдалана алачак. Шуный өстенә өч авылда - Үргәгарда, Ташбилге һәм Борискинода җир астына оптик...
      515
      0
      0
    • 25 июнь 2014 - 11:45
      Әлки район хуҗалыклары 943 тонна печән, 31368 тонна сенаж хәзерләргә өлгергән
      Район авыл хуҗалыгы формированиеләре терлекләр өчен кышка азык базасы булдыралар. "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Чаллы" терлекчелек комплексында 4 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала. Биредә механизаторлар базларга сенаж салу белән шөгыльләнәләр. Компекс җитәкчесе Илдар Вафин: -Терлекләр күп булгач, ә хәзерге вакытта бездә сыерлар гына да 2755 баш, сенажы да, силос белән печәне...
      486
      0
      0
    • 25 июнь 2014 - 10:33
      Армиягә алынучыларның хокуклары буенча «кайнар» линия эшләячәк
      фото 116kzn.ru сайтыннан Хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарга хокук ярдәме күрсәтү һәм аларның хокукларын бозуга юл куймау максаты белән 25-26 июньдә халык өчен «кайнар» телефон линиясе эшләячәк. Төгәл мәгълүмат алуда, бәхәсле хәлләрне аңлатуда гражданнарга Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченный, хәрби комиссариат һәм «Татарстан яшь юристлары советы» иҗтимагый төбәк оешмасы вәкилләре ярдәм...
      695
      0
      0
    • 25 июнь 2014 - 09:17
      Энергетик объектлары аеруча куркыныч объектлардан санала
      фото newslab.su сайтыннан Энергетик объектлары аеруча куркыныч объектлардан санала, шуңа күрә алардан файдалану кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы булган Чистай электр челтәре гражданнарга, барлык оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, электр тапшыру линияләренең өзеклеген, кешеләр белән бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен һава һәм кабельле линияләрнең, трансформатор подстанцияләренең саклык...
      839
      0
      0
    • 25 июнь 2014 - 05:41
      Әхмәттә авыл көнен билгеләп үттеләр (ФОТО)
      Су буе урамын җырлап Бер әйләник, әйдә әле. Яшьлек хисләрен яңарта Әхмәт авылы бәйрәме. ("Туган авылым Әхмәтем" җырыннан). Инде ничәмә еллар күрешмәгән авылдашлар рәхәтләнеп аралашты бу көнне. Сүз һаман шул яшь чакларга барып тоташа. Кемнәр исән, кемнәр мәңгелеккә күчкән - яшьтәшләрне, күрше-тирәләрне барлау, бүген көн күрмәк хакында гәпләшү. Бары авыл...
      618
      0
      1
    Реклама