Кичә безнең районнан 5 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрбия хезмәткә китте.
Түбән Әлки авыл җирлегеннән Сираҗев Айрат һәм Сафин Айрат, Базарлы Матактан Нуруллин Данис, иске Матактан Лычников Михаил һәм Иске Чаллыдан Гатауллин Илнарны туганнары, дуслары район хәрби комиссариаты каршында озатып калдылар. Егетләрнең Омск һәм Хабаровск өлкәләрендә хезмәт итәчәкләре дә билгеле...