Соңгы көннәрдә базарда чиләкләп җир җиләге сата башладылар.
Быел ул болыннарда, урман буйларында бик күп булып өлгерде, иренмә, җый гына. Берәмләп җыйган җиләкләренә сатучылар бәяне төрлечә куя: биш литрлы чиләк тулы табигать бүләген 300-350 сумга, зуррак чиләкне хәтта 1000 сумга тәкъдим итәләр алар.