Әлки урман хуҗалыгының Базарлы Матак питомнигы 7,5 гектарны били.
Биредә хәзер кызу эш өсте - эшчеләр үсентеләрне тәрбияләп, чүп үләннәрне утыйлар. Шулай ук предприятие хезмәткәрләре 30 сутый мәйданчыкта имән, корыч агач утыртуны планга керткәннәр. Әлегә моның өчен мәйданнар әзерлиләр.