10 июль 2014 яңалыклары
-
10 июль 2014 - 13:04Июньдә 10 кеше таныклыктан колак какканЕл башыннан бирле район җәмәгать суды тарафыннан руль артына салмыш хәлдә утырган 39 кешенең эше каралды. Июнь аенда суд шундый 10 эш буенча карар кабул итте. Шуның өстенә административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен 3 кешегә кабат штраф салынды, 16 кеше берничәшәр тәүлеккә кулга алынды.
-
10 июль 2014 - 11:01Чуаш Борнаеннан Анастасия Никитина бәйгедә чибәрлеге, уңганлыгы белән сокландырдыКүптән түгел булып үткән "Чуаш гүзәле" республика бәйгесендә Чуаш Борнаеннан Анастасия Никитина да катнашты. Ул оештыру комитетының дипломына лаек булды. Анастасия аңарчы "Чуаш гүзәле" район конкурсында җиңү яулаган иде.
-
10 июль 2014 - 09:24Район мәдәният йорты хезмәткәрләре авылларда концерт куяларРайон мәдәният йорты хезмәткәрләре Алексей Федонин, Любовь Борисова, Хурада мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина Иске Тумбага барып, анда яшәүчеләргә концерт күрсәтеп кайттылар.
-
10 июль 2014 - 06:47Нурлат шәһәрендә VII Бөтенроссия чуаш милли бәйрәме Уяв үткәрделәрНурлат шәһәрендә VII Бөтенроссия чуаш халкының милли бәйрәме Уявны үткәрделәр. Анда безнең районнан "Ивушка" һәм "Телеш" җыр ансамбльләре чыгыш ясады. Ә Петер Хузангай музее танылган чуаш шагыйренең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган "Тарих кайтавазы" дип аталган экспозиция белән катнашты.
-
10 июль 2014 - 04:28Тәкъдим иткән проектларыбыз кызыклы һәм игътибарга лаекРеспубликада "Бердәм Россия" партиясе көннәрендә татарстанлылар күп кенә файдалы башлангычлар һәм кызыклы проектлар белән мөрәҗәгать иттеләр партия вәкилләренә. Шуларны исәпкә алып, Татарстан Министрлар Кабинеты муниципаль район һәм шәһәр округларының "Халык социаль проектлары" дип исемләнгән эшләренә конкурс игълан итте. Бәйгене үткәрү Икътисад министрлыгына йөкләнде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова...