17 июль 2014 яңалыклары
-
17 июль 2014 - 12:3420 июльдә булачак референдумга Юхмачы авыл җирлегендә җитди әзерлек алып барыла20 июльдә булачак референдумга Юхмачы авыл җирлегендә җитди әзерлек алып барыла. Укытучылар, клуб хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр, агитатор ролен үтәп, һәр өйгә кергәннәр, референдумның максатын аңлатканнар. Һәм күпчелек авылдашларында яклау тапканнар. Елына 180 сум акча зур сумма түгел, аны хәзер үк бирергә була, тик өйләргә су гына гел килеп торсын, диючеләр...
-
17 июль 2014 - 11:23Традицион “комбайннар парады”ның беренчесе Базарлы Матакта “Үзәк Әлки” филиалында үттеБөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән мәйданнарда игеннәр өлгерде. Район игенчеләре алдында 32400 гектардан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора Уракны кыска вакытта һәм югалтуларсыз башкарып чыгу күп төрле факторларга бәйле. Шуның иң мөһиме - урып-җыю комплексының әзерлеге. Һәр елны уракка төшәр алдыннан урып-җыюда катнашачак техниканың әзерлеге тикшерелә. Чәршәмбе көнне традицион "комбайннар...
-
17 июль 2014 - 10:32Иске Чаллы авылында яшәүче Роза апа Кәлимуллина тиздән яңа өйгә күчәргә җыенаИске Чаллы авыоында яшәүче 1933 елгы Роза апа Кәлимуллина тиздән яңа өйгә күчәргә җыена. Аңа бик матур, иркен бу өйне дәүләт программасында төзегәннәр. Инде уты, суы булган өйне газга тоташтырасы гына калган. "Бу көннәрдә бакчасын да яңа рәшәткәлек белән тотып алачакбыз",- диделәр безгә Иске Чаллы җирлек советында. фото 21russia.ru сайтыннан
-
17 июль 2014 - 08:31Район ветеринария берләшмәсе табиблары терлекләрне туберкулез чиренә тикшерәләрРайон ветеринария берләшмәсе табиблары Чаллы һәм Карга комплексларында асралучы терлекләрне туберкулез чиренә тикшерәләр. Табиблар һәркөнне 1000 башка якын малга тире астына туберкулин кадыйлар һәм куркыныч чире бармы-юкмы икәнне ачыклыйлар. Алар шулай ук шәхси хуҗалыкларда һәм "Салман" комплексында асралучы дуңгызларны чума авыруына тикшереп торалар. Әлкилеләр йорт кошлары авыруларын кисәтү турындагу сораулар...
-
17 июль 2014 - 06:30Борискино авылында быел өч яңа өң төзелеп киләДүрт балалы Светлана һәм Вячеслав Осиповлар авылда яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту программасыннан файдаланганнар. Яшьләр Олег һәм Виктор Сардюковлар өйләрен әлегә үз көчләренә таянып төзиләр. Родинов Вячилав та бик матур, зур өен үз акчасына сала. Шунысын әйтергә кирәк: ул әлегә өйләнмәгән, әмма инде булачак гаиләсе турында кайгыртуны кирәк дип саный.