21 июль 2014 яңалыклары
-
21 июль 2014 - 15:11Телевизор караучылар игътибарына29-31 июльдә һәм 1 августта 9.15 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр радио һәм телевидение, цифрлы күрсәтүнең барлык программаларын тыңлап һәм карап булмаячак. Бу Биләр радиотелеүзәгендә үткәрелүче планлы профилактика эшләре белән бәйле.
-
21 июль 2014 - 13:10Узган атна дәвамында Әлки район эчке эшләр бүлегенә төрле вакыйга-хәлләр турында 46 хәбәр кергәнУзган атна дәвамында район эчке эшләр бүлегенә төрле вакыйга-хәлләр турында 46 хәбәр кергән. Районда ике урлау очрагы теркәлеп, полиция хезмәткәрләре аларның берсен кайнар эздән ачып та өлгергәннәр. Төрле статьялар буенча төзелгән 137 беркетмәнең 106 сы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга кагыла. ЮХИДИ инспекторлары руль артына утырган бер исерекне, элек салынган штрафын...
-
21 июль 2014 - 12:42Әлки районы кызлары билбау көрәшендә көчлерәк икәнБилбаулы көрәш буенча 1997-99 елларда туган үсмерләр арасында республика беренчелегендә безнең кызлар уңышлы чыгыш ясады. Аксубайда узган әлеге бәйгедә Базарлы Матактан бертуган Вероника һәм Ксения Хәйруллиналар өченче урынны яуладылар. Ә 14 яшьлек Регина Нуретдинова икенче урынны алып, республмка җыелма командасы составына үткән. Регина тиздән Салават шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашырга...
-
21 июль 2014 - 10:48Август урталарында башланасы көзге чәчүгә барлык хуҗалыкларда да бүгеннән ныклы әзерлек бараАвылда бүген эшнең бик кызу чагы. Кырда өлгергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга, малларны кышлатуга җитәрлек күләмдә азык запасы булдырырга кирәк. Болар белән беррәттән механизаторлар алдында тагын бер мөһим бурыч тора, ул - көзге чәчү өчен җир әзерләү. Әлеге агрочараны башкару буенча районыбыз республикада алдынгылар рәтендә. Август урталарында башланасы көзге чәчүгә...
-
21 июль 2014 - 10:18Әлки район үзәгендә уен салоны эшчәнлегенә чик куелганБу хакта хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясе утырышында эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов хәбәр итте. Базарлы Матакта "Чемпион" ҖЧҖ берничә мәртәбә төрле урыннарда уен салоннары ачып караган. Әмма полицейскийлар тиз арада аларның эзенә төшеп, әлеге законсыз эшчәнлекне туктатканнар. Комиссия утырышында шулай ук элек хөкем ителгән кешеләрнең кабат җинаять...
-
21 июль 2014 - 09:17Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Алинә Сафина VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашачакФорум 1-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә уза. Анда халкыбызның телен, мәдәниятын саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. Алинә - Түбән Әлки авылы кызы. Ул "Безнең яңа укытучы" гранты иясе. "Татар телен саклау, аны куллану даирәсен киңәйтү мәсьәләләре мине дә борчый. Шулай ук милли татар сайтлары...