22 июль 2014 яңалыклары
-
“Урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү” айлыгы башланды
21 июльдән районда "Урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү" айлыгы башланды. Бу чорда эш урыннарында хәвефсезлек мәсьәләләре аеруча күз уңында булачак. Төп игътибар техниканың төзеклегенә, комбайннарда, башка машиналарда аптечкалар һәм ут сүндерү җайланмалары булдыруга юнәлдерелә. Шулай ук урып-җыюда катнашучы эшчеләр белән чираттан тыш инструктаж үткәрү, аларны махсус...
-
Бүген Әлки җирлегендә тәүлеккә 142 тонна сөт җитештерелә
Шуның 25 тоннасы гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыклар тырышлыгы белән хәзерләнә. Чуаш Кичүе авыл җирлегендә яшәүчеләр сөтне аеруча күп җитештерә. Шәхси хуҗалыклар саткан барлык продукциянең 10 проценты алар өлешенә туры килә.
-
“Иске Матак” отряды игенчеләре үткән атнанда ук икмәкне турыдан-туры җыеп алуга кереште
Район басуларында 5788 гектарда көзге бодай теземнәргә салынды. Шуның 2793 гектары суктырылды, 6500 тонна яңа уңыш алынды. Бер гектардан уртача уңыш 23 центнер тәшкил итә. Уракка беренчеләрдән төшкән "Хузангай" игенчеләре 2000 гектарда бодай суктырып та өлгерде. "Көньяк Әлки" филиалының "Борискино" отряды борчак сугуга кереште. Ә "Юхмачы"лылар бүген бодай суктыра. "Иске...
-
Җирле референдумда исемлеккә кертелгән 14080 кешенең 77 проценты катнашты
Күпчелек ризалыгын белдерде Үткән якшәмбедә районда үзара салым салу мәсьәләсе буенча җирле референдум булды. Анда исемлеккә кертелгән 14080 кешенең 77 проценты катнашты. Яңа Үргәгар (100), Иске Камка (98 процент) һәм Ташбилге (97 процент) авыл җирлекләрендә референдум аеруча активлык белән узды. Авылларны су белән тәэмин итү чыгымнарын каплау өчен һәр балигъ...
-
Татарстанда “Безнең Республика. Горурланабыз һәм яратабыз” дигән фоторәсемнәр конкурсы башланды
Татарстанда "Безнең Республика. Горурланабыз һәм яратабыз" дигән фоторәсемнәр конкурсы башланды. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Нәтиҗәләр көз башында ясалачак. Мондый конкурс үткәрүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тәкъдим итте. Ул интернеттагы социаль челтәрдә хезмәт ветераннары рәсемнәрен # нашареспублика хэштигы астында бастырды. Фоторәсемнәрне, урнаштырылган фотопостларга искәрмәләрне fototatarstan@mail.ru сайтына август ахырына кадәр...