Райондашларыбыз бүген нинди эш-мәшәкатьләр белән мәшгуль, аларны нәрсә сөендерә, ниләр борчый икән?
Илнур Гаязов, мәдәният йорты хезмәткәре, Карамалы авылы:
-Тормыштан зарланырга, канәгатьсезлек белдерергә бернинди сәбәп тә юк. Иң мөһиме - ил-көнебез тыныч, якыннарым сәламәт. 86 яшьлек әниебезнең исән-сау булуы, үгет-киңәшләрен биреп яныбызда яшәве үзе бер шатлык. Әтиебез Бөек Ватан сугышы...