Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 21 октябрь 2014 яңалыклары

    • 21 октябрь 2014 - 15:51
      Кышкы вакытка күчәбез
      26 октябрьдә, якшәмбе көнне, кышкы вакытка күчәбез. Бу төнге икедә сәгать телләрен бер сәгатькә артка күчереп башкарыла. Моңа кадәр хөкем сөргән "җәйге вакыт" 2011 елның июлендә Президент Дмитрий Медведев идарә иткән чакта гамәлгә кергән иде.
      362
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 13:49
      Районыбыздагы иң яшь кәләшкә 16 яшь
      Районыбыздагы иң яшь кәләшкә 16 яшь. Бу яшьтә гаилә коручылар өчәү. Иң олы әтигә 49 яшь, ул Югары Колчуринодан. Иң олы әниләргә 41 яшь. Әлеге бәхетле ханымнар Югары Колчуринодан һәм Алпардан. Бу көннәрдә Базарлы Матакта яшәүче 65 яшьлек хатын-кыз һәм 67 яшьлек ир-ат район ЗАГС бүлегендә язылышырга гариза биргәннәр.
      352
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 11:55
      Республикабызда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланды
      13 октябрьдән республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе башланды. Ай буе дәвам итәчәк әлеге акция хокук саклау структураларының, власть органнарының һәм гражданлык җәмгыятенең наркотикларга каршы эшчәнлеген берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу чорда районыбызда да профилактика эше көчәйтелә, полиция хезмәткәрләре оператив-эзләнү чаралары үткәрә. Соңгы вакытта илебезнең әллә ничә төбәгендә яшьләрнең ниндидер яңа наркотик матдә кулланып...
      384
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 11:47
      Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары “Тамчы-шоу” уеынында җиңү яуладылар
      Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары ТНВ телеканалының "Тамчы-шоу" уеынында җиңү яуладылар. 20 октябрьдә гимназия командасының "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашасы турында хәбәр иткән идек инде. Безнекеләр Югары Ослан районының гимназия укучылары белән зирәклектә ярышканнар. Киеренке көрәштә 29:28 исәбе белән безнең команда җиңү яулаган. Әлеге тапшыру ТНВ каналында 10 ноябрьдә күрсәтеләчәк.
      514
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 11:16
      Әхмәт авылы бәрәңгегә багышлап бәйрәм үткәргәннәр
      Әхмәт авылы мәдәни үзәгендә төп ризыкларыбызның берсе бәрәңгегә багышлап бәйрәм үткәргәннәр. Кичә бик күңелле булган: әлеге яшелчә турында җырлар яңгыраган, конкурс оештырылган, ә фойеда тулы бер күргәзмә урын алган.
      373
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 09:14
      Урман посадкаларының берсендә сыер калдыклары табылган
      18 октябрьдә урман посадкаларының берсендә яңа суеп эшкәртелгән аклы-каралы төстәге сыер калдыклары табылган. Район эчке эшләре бүлеге тикшерүчеләре хайванның "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте фермаларының берсеннән урланган булуын гына түгел, моны кем эшләгәнне дә ачыклаганнар.
      485
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 07:08
      Районда салымнар буенча бурычлар 3,8 процентка кимегән
      Узган атнада районда салымнар буенча бурычлар 3,8 процентка кимегән. Иң күп бурыч Базарлы Матак авыл җирлегендә: җир, милек һәм транспорт салымнары буенча район үзәгендә яшәүчеләрнең 745 мең сум бурычлары бар. Ә менә Иске Матак җирлегендә бер атнада 1183041 сум салым бурычы җыеп алуга ирешкәннәр.
      429
      0
      0
    • 21 октябрь 2014 - 05:53
      Әбүнәчеләребез 2 меңнән артты
      2015 елның беренче яртысы өчен "Әлки хәбәрләре"нә 2015 кеше язылган. Әлкилеләр барлыгы 4709 данә газета-журналга подписка рәсмиләштергән.
      429
      0
      0
    Реклама