13 октябрьдән республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе башланды. Ай буе дәвам итәчәк әлеге акция хокук саклау структураларының, власть органнарының һәм гражданлык җәмгыятенең наркотикларга каршы эшчәнлеген берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу чорда районыбызда да профилактика эше көчәйтелә, полиция хезмәткәрләре оператив-эзләнү чаралары үткәрә.
Соңгы вакытта илебезнең әллә ничә төбәгендә яшьләрнең ниндидер яңа наркотик матдә кулланып...