ДЮСШның мини-футбол командасы 22 ноябрьдә Болгар шәһәрендә узган районара турнирда җиңүче булды.
Әлеге бәйге "Спас" ҖЧҖ призларына, Дан орденының тулы кавалеры П.А.Карпов истәлегенә үткәрелде. Никита Софронов, Марат Гайфуллин, Раил Шәмсетдинов, Рәсим Әхмәров, Руслан Галиев, Булат Гыйниятуллин, Айдар Вәлиев, Нияз Фәттахов составындагы команда уенның барлык компанентлары буенча өстен булды. Алар ышанычлы...