Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 24 ноябрь 2014 яңалыклары

    • 24 ноябрь 2014 - 16:48
      “Алпар” нәселле терлекләр фермасыннан ат урлаганнар
      "Алпар" нәселле терлекләр фермасыннан ат урлаганнар. Малның хуҗасына 60 мең сум зыян салынган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
      478
      0
      0
    • 24 ноябрь 2014 - 15:46
      Наркотик кулланучыларны тотканнар
      20 ноябрьдә полиция хезмәткәрләре район үзәгендә наркотик матдәләр кулланган ике ир-атны тоткарлаган. Базарлы Матакта яшәүче 34 һәм 32 яшьләрдәге бу бәндәләр табиб билгеләмәсеннән башка наркотик матдә - киндер кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
      437
      0
      0
    • 24 ноябрь 2014 - 14:50
      “Антология антитеррора” документаль фильмнар циклы
      Террорлык -кешелеккә янаучы иң җитди һәм куркыныч хәвефләрнең берсе. Кемнәр алар террорчылар, максатлары нинди? Кеше корбаннары кем өчен кирәк? Кешеләр ничек көчләү-җәберләү идеологлары "тозагына" эләгә? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Бу куркыныч сугыштан - террордан безне кем яклар? Эксклюзив интервьюлар. Танылган сәясәтчеләр, психологлар, дин белгечләре, экспертлар һәм террорга каршы подразделениеләр ветераннары фикерләре....
      398
      0
      0
    • 24 ноябрь 2014 - 13:52
      Мунчада ис тиеп үлгән
      Якшәмбе көнне Түбән Колчурино авылында яшәүче 50 яшьлек М. мунчада ис тиеп үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район күзәтчелек бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.
      416
      0
      0
    • 24 ноябрь 2014 - 11:46
      Рәмзилнең үз эшен башлап җибәрүенә өч ел вакыт узып та киткән
      Авылларда гаилә фермалары төзүгә Татарстан хөкүмәте зур игътибар бирә. Бу эшкә алынучыларга акчалата ярдәм дә күрсәтелә. Шунысы әһәмиятле, әлеге матди ярдәм - субсидияне кире кайтарырга кирәкми. Гаилә фермалары хакында без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов белән сөйләштек. Хөкүмәтебезнең авыллар үсешенә, аларны саклап калуга, яшьләрне...
      402
      0
      0
    • 24 ноябрь 2014 - 11:17
      Мәктәп китапханәләренә 545 китап бүләк ителгән
      "Китапка икенче гомер бүләк ит" акциясе кысаларында мәктәп китапханәләренә 545 китап бүләк ителгән. Болар нигездә әдәби китаплар. Әлеге акция 22 июльдән 22 октябрьгә кадәр дәвам итте. Анда 28 кеше катнашкан.
      511
      0
      0
    • 24 ноябрь 2014 - 09:12
      Киокусинкай каратэ чемпионатында безнең егетләр әйбәт чыгыш ясады
      16-17 яшьлекләр арасында Казанда узган киокусинкай каратэ чемпионатында безнең егетләр әйбәт чыгыш ясады. Базарлы Матактан Никита Зиньков әлеге бәйгедә беренче урынны яулады. Ә Сәид Сәләхиев икенче булды.
      464
      0
      0
    • 24 ноябрь 2014 - 06:54
      ДЮСШның мини-футбол командасы районара турнирда җиңүче булды
      ДЮСШның мини-футбол командасы 22 ноябрьдә Болгар шәһәрендә узган районара турнирда җиңүче булды. Әлеге бәйге "Спас" ҖЧҖ призларына, Дан орденының тулы кавалеры П.А.Карпов истәлегенә үткәрелде. Никита Софронов, Марат Гайфуллин, Раил Шәмсетдинов, Рәсим Әхмәров, Руслан Галиев, Булат Гыйниятуллин, Айдар Вәлиев, Нияз Фәттахов составындагы команда уенның барлык компанентлары буенча өстен булды. Алар ышанычлы...
      418
      0
      0
    Реклама