Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 8 декабрь 2014 яңалыклары

    • 8 декабрь 2014 - 15:10
      Салым бурычларын түләтү буенча районда төрле чаралар кулланыла
      Зур тырышлык белән Карга, Иске Хурада, Иске Чаллы, Ташбилге җирлекләре буенча җир салымы, Карга, Кошки, Яңа Үргәгар, Иске Хурада, Ташбилге җирлекләрендә милек салымы бурычлары тулысынча җыелган. Иске Камка һәм Түбән Кәчи җирлекләрендә транспорт салымы бурычларын да каплаганнар.
      525
      0
      0
    • 8 декабрь 2014 - 14:14
      Һәр атнаның чәршәмбесендә гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча “кайнар линия” эшли
      Һәр атнаның чәршәмбесендә Татарстан Юстиция министрлыгында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча "кайнар линия" эшли. Гамәлдәге законнар буенча гражданнарның 11 категориясе бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия. Республикада бу системада 155 адвокат катнаша. Әгәр юрист киңәшен татарча тыңоарга теләүче булса, бу турыда әйтергә кирәк, аңа җавапны бушлай тәрҗемә итеп тә...
      522
      0
      0
    • 8 декабрь 2014 - 13:12
      Спиртлы сыеклыкны шешәләргә тутырып саткан
      Декабрьдә "Алкоголь" оператив-кисәтү чаралары айлыгы уздырыла. Беренче нәтиҗәләр мондый: аракыны законсыз саткан Базарлы Матак, Чуаш Борнае, Татар Төгәлбәе авылларында яшәүчеләргә карата 3 җинаять эше ачылган, тагын бер очракны тикшерүчеләр ачыклый. Район үзәгендә яшәүче берәүнең өендә 5 литрлы пластик савытлардан спиртлы сыеклыкны шешәләргә бүлеп сатуы ачыкланган.
      1454
      0
      0
    • 8 декабрь 2014 - 12:28
      Район үзәгендә инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә оештырылды
      Мәктәпләр, авыл җирлекләре вәкилләре алып килгән продукция мулдан, бәяләре дә күңелгә ятышлы булды. Районыбыз халкы мондый ярминкәләрне түземсезлек белән көтеп ала. Сәүдә барган урында кешеләр белән сөйләшеп алгач, моның шулай булуына тагын да инандык. Базарлы Матактан Хафиз Галәүетдинов хатыны Тәслимә апа белән килгән. -Бик хуплыйбыз мондый ярминкәләрне. Бәяләр дә кулай....
      746
      0
      0
    • 8 декабрь 2014 - 11:11
      Узган атна дәвамында район эчке эшләр бүлегенә 27 хәбәр һәм гариза кергән
      Узган атна дәвамында район эчке эшләр бүлегенә 27 хәбәр һәм гариза кергән, җинаятьләр теркәлмәгән. Ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар кимеми: дәүләт инспекторлары андыйларга карата 46 беркетмә төзегәннәр. Шуның өстенә юлларны даими -күзәтеп" торучы приборлар 601 кагыйдә бозу очрагы теркәп өлгергәннәр.
      1530
      0
      0
    • 8 декабрь 2014 - 07:16
      Айдар Игъламов истәлегенә волейбол ярышлары булачак
      20 декабрьдә "Алинә" спорт залында Айдар Игъламов истәлегенә волейбол ярышлары булачак. Уеннарда катнашырга теләүче командалар (яшь чикле түгел) Базарлы Матак гимназиясе укытучысы Олег Астафьевка мөрәҗәгать итсен иде.
      538
      0
      0
    Реклама