Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 25 декабрь 2014 яңалыклары

    • 25 декабрь 2014 - 14:25
      Әлки районында кибеттәге алкогольле эчемлекләр сатылмый, ә эчү кимеми
      "Табигать бушлыкка түзеп тормый", "Бер җирдә кимесә, икенче урында арта" кебек физика законнары көнкүрешебездә дә хакимлек итә икән бит. Алкогольле эчемлекләрне реализацияләү һәм алар белән законсыз сәүдә итү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән район башкарма комитеты утырышында катнашучылар, мөгаен шундый фикергә килгәннәрдер. Башта берничә сан: елның 11 аенда районның сәүдә нокталары халыкка...
      524
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 10:22
      Әлки районда Яңа ел бәйрәмен көткән көннәрдә тагын бер конкурс игълан ителә
      Яңа ел бәйрәмен көткән көннәрдә тагын бер конкурс игълан ителә. Махсус төзелгән комиссия шәхси йортлар каршына бизәп куелган чыршыларны, кардан әвәләгән сыннарны, капка-коймалары, болдырлары бизәлгән өйләрне карап йөриячәк һәм аларның бизәлешенә бәя бирәчәк. Конкурста җиңү яулаган хуҗаларны 1 гыйнварга каршы төндә районның Төп чыршысы янында үтәчәк бәйрәмдә бүләкләр көтә.
      545
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 07:20
      Әлки районы Чуаш Кичүе мәктәбе тыштан да матурайды
      Чуаш Кичүе мәктәбе бинасы металл сайдинг белән тышланды. Быел Чуаш Кичүе мәктәбендә республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән иде. Әмма, акча җитмәү сәбәпле, бинаның тышы ремонтланмый калды. Район җитәкчелеге мәктәпне тышлату өчен республикадан өстәмә акча алуга иреште. "Строитель и К" оешмасы егетләре шушы көннәрдә мәктәп бинасын тулысынча металл сайдинг белән...
      575
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 05:59
      Әлки районы Татар Борнаенда мәктәп һәм балалар бакчасының яңа бинасына нигез салынды
      Татар Борнаенда мәктәп һәм балалар бакчасының яңа бинасына нигез салынды. Республикада башлангыч мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү буенча аерым программа эшли башлаган иде. Татар Борнае мәктәбе төзелеше 2015 елга әнә шул программага кертелде. Төзелеш эшләрен районыбызның "Строитель и К" оешмасы башкарачак. Алар көзеннән мәктәп һәм балалар бакчасы төзеләсе урында бинаның...
      588
      0
      0
    Реклама