Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 29 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 29 гыйнвар 2015 - 14:29
      Республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен Казанда сәүдә рәтләре булдырылды
      Республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен Казанда сәүдә рәтләре булдырылды. Көз башыннан алып Яңа ел бәйрәмнәренә чаклы ике атнаның берсендә районыбыз Казанда авыл хуҗалыгы товарлары сату ярминкәсе оештырды. Хуҗалыклар, фермерлар, авыл кешеләре бу мөмкинлектән бик оста файдаланды. Әлкинең сөтен һәм итен, бөртеген, йомырка һәм яшелчәсен кала халкы яратып алды. Ә...
      554
      0
      0
    • 29 гыйнвар 2015 - 12:43
      Әлки районы Иске Хурада авылы клубында «Минем үләсем килми" исемдәге спектакль күрсәтелде
      Иске Хурада авылы клубында әнә шундый исемдәге спектакль күрсәтелде. Ленинград камалышы фаҗигасенә багышланган әлеге әсәр блокаданы өзүнең 71 еллыгы көннәренә туры китереп сәхнәләштерелгән. Спектакльдә авыл үзешчәннәре Нина Курзаева, Валентина Картапова һәм мәктәп яшендәге өч малай һәм өч кыз уйнады. Үз рольләрен алар бик оста башкардылар. Сәхнә бизәлеше дә ул чор...
      673
      0
      0
    • 29 гыйнвар 2015 - 10:10
      Әлки районы Базарлы Матакның Имәнлек урамында парк та, бакча да булачак
      Базарлы Матакның Имәнлек урамында төзеләчәк балалар бакчасы өчен котлован казылып бетте. Биредә иртәдән кичкәчә эш бара, чөнки төзүчеләр алданда зур бурыч куелган: 80 балага исәпләнгән ике катлы "Теремкәй" 1 сентябрьгә куллануга тапшырылырга тиеш. Бу урында шулай ук 75 сутый мәйданлы парк булдыру да планга кертелгән. Әлегә парк өчен җир бүлеп...
      546
      0
      0
    • 29 гыйнвар 2015 - 10:03
      Әлки районы Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында узган җыеннарда халык үзен борчыган һәм кызыксындырган бик күп мәсьәләләрне күтәрде
      Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында узган җыеннарда халык үзен борчыган һәм кызыксындырган бик күп мәсьәләләрне күтәрде. Ике авылда да узган ел башкарылган эшләрне йомгаклап җирлек башлыгы Нәфисә Закирова чыгыш ясады. Чуаш Кичүе авыл җирлеге районда иң зурлардан санала. Билгеле, көн саен бик күп кичектергесез эш-мәсьәләләр чыгып тора. Һәм күпләр мондый...
      569
      0
      0
    • 29 гыйнвар 2015 - 09:06
      Әлки районы Апак ягы да яктыра башлады
      Апак урамнарында төннәрен 21 лампа яна, Каракүлдә дә 5 яктыркыч куелды. Бу җирлектә урамнарны яктырту буенча эш берара бик сүлпән барды, кешеләрнең ышанычы җитеп бетмәдеме, үзара йөкләнгән салым да авырлык белән җыелды. Инде нәтиҗә күренә башлагач, акча туплау да җайга салынып килә. Һәрхәлдә, әле генә үткән референдумда бу елга үзара...
      602
      0
      0
    • 29 гыйнвар 2015 - 05:05
      "Әлки хәбәрләре" газетасына вакытыннан алда элекке бәядән язылып кала аласыз
      1 февральдән "Татмедиа" газета-журналларына быелның икенче яртысы өчен алдан язылу башлана. Район газетасына да сез вакытыннан алда элекке бәядән язылып кала аласыз. Исегезгә төшерәбез, газетага алты айга язылу бәясе 444 сум. Товарлар һәм хезмәтләр бәяләре һаман үсеп торган бүгенге тотрыксыз чорда матбугатка язылу бәһаләренең дә алга таба нинди буласын белеп...
      1083
      0
      0
    Реклама